1 месяц назад
Коеп куйган артистлар!
"Нур" балалар студия-мәктәбенең татар төркеме оештырылуга - биш ел! 24 апрельдә безнең нәни дусларыбызның зур бәйрәме булды. Алар "Нур" театры сәхнәсендә имтихан тотты. Биш ел дәвамында алган белемнәрен, осталыкларын зал тутырып килгән кунаклар, әти-әниләре, дәү әти-әниләре игътибарына тәкъдим итте. Җылы, ихлас туган тел бәйрәме видеоролик белән башланып китте. Татар төркеменең сәнгать җитәкчесе Айгөл Юлъякшина безне кечкенә сәяхәткә әйдәде. Кинотасма булып тезелгән фотоларда “Нур” студиясе...