7 лет назад
Яшь артистлар театр фестивалендә
Баландыш төп мәктәбе укучылары күренекле драматург, режиссёр һәм актёр Кәрим Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгына багышланган “Ул кабызган утлар балкышы” дип исемләнгән IV Республика мәктәпләре конкурсында катнашып, “Спектакльдән өзек” номинациясендә драматург Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае” әсәре белән финалга уздылар һәм 3 нче урынны яуладылар...