06:44
1,0×
00:00/06:44
642,5 тыс смотрели · 4 года назад
5 дней назад
Узган ел районыбызның «Хыял» яшьләр үзәге белгечләре «PRO» проекты кысаларында райондашларны төрле һөнәрләргә өйрәтеп, күләмле эш башкарды
Узган ел районыбызның «Хыял» яшьләр үзәге белгечләре «PRO» проекты кысаларында райондашларны төрле һөнәрләргә өйрәтеп, күләмле эш башкарды. Проект быел да дәвам итә. Балтачлылар үзләрен тегү, чигү, кәгазьдән 3D модельләштерү, рәсем сәнгате, гипстан фигуралар ясау һәм аларны бизәү, полимер балчыктан әйберләр ясау, агачны яндырып сыннар төшерү, сыерчык оялары ясау, фотографиягә төшерү буенча сынап, күнекмәләр туплый ала. Моннан тыш, шәхси психолог белән эшләү үзеңне ышанычлырак тотарга ярдәм итәчәк. Быелгы сезонның беренче мастер-классы узды. Райондашларыбыз гипстан фигуралар ясау сәнгате буенча үзләрен сынап карады...
Урта Әлкидә яшәүче 93 яшьлек Хасиятулла Хәйруллин Республика Рәисе һәм җирле депутатлар өчен беренче булып тавышын бирде
Урта Әлкидә яшәүче 93 яшьлек Хасиятулла Хәйруллин Республика Рәисе һәм җирле депутатлар өчен беренче булып тавышын бирде. Хасиятулла Ибәтулла улы гөмере буе “Яшь көч” колхозында шофер булып эшләгән. Шуның 23 елын автобуста йөргән. Аның шоферлык стажы 76 ел икән. “Быел, күзем начарырак күрә башлагач автомобиль руле артына утырмый башладым”,- ди үзе. Хасиятулла абый яңа сайланачак...