Отрывок из спектакля «Первое представление» («Беренче театр») в театре Тинчурина🎭
Татар театраның барлыкка килүе турында...
XIX гасырның икенче яртысыннан Казанда профессиональ татар театры барлыкка килү өчен алшартлар барлыкка килә башлый. Шәһәр мещаннары һәм сәүдәгәрләре, интеллигенция һәм мәгърифәтчеләр Казан рус театры спектакльләренә һәм кунак буларак килүче труппалар спектакльләренә актив йөриләр. 1887 елда мәгърифәтче һәм әдәбиятчы Габдерахман Ильяси татар телендә беренче пьесасын яза. Гасыр ахырына татар драма әсәрләре һәм пьесаларының татар теленә тәрҗемәләре саны берничә дистәгә җитә. Театр сәнгате мәктәп, һәвәскәр һәм өй театры формаларында үсеш ала...
Тинчурин театрында — җәй
Тинчурин театрында — җәй❤️ Июньдә театрыбызда төрледән-төрле кызыклы экскурсияләр оештырылачак. Рәхим итегез: 📎«Театраль чәйханә» Биредә татар театры тарихы татар академия театрының беренче режиссеры, драматург һәм актер Кәрим Тинчуринның мавыгуы аша ачыла. Экскурсия театр кафесында татар чәен әзерләү буенча мастер-класс һәм чәй эчү белән тәмамлана. (6+) 📎«Кыз алу» йоласы Гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән интерактив экскурсия спектакле тамашачыларны тулаем туй алдыннан уздырыла торган «Кыз алу» бәйрәменә алып кереп китәчәк...