Найти в Дзене
Татарча сочинение “Иң яхшы кеше | Ин яхшы кеше”
Мин кайчандыр белгән кешеләр арасында иң яхшысы ул минем карт әбием иде. Хәзер инде ул мәрхүмә. Тик минем күңелемдә ул иң изге кеше булып калган. Ул нәрсәсе белән искитәрлек яхшы иде соң? Үзенең тормышы белән. Мин әбиемнән, 90 ел эчендә нәрсәләр кичердең, дип сораша идем. Аның кайбер хикәяләре мине хәзер дә гел гаҗәпләндерә. Минем карт әбием гомере буе авылда яшәгән. Ул әле узган гасыр башында ук туган. Октябрь революциясеннән соңгы хәлләрне дә яхшы хәтерли. Колхозлашу елларындагы авырлыкларны да күп күтәргән...
1 год назад
Укытучылар көне белән котлау шигырьләре
Кадерле мөгаллимнәр! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, тырыш укучылар, гаиләгезгә иминлек телибез. Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез кирәкле, файдалы, җаваплы. Эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын! Барысы өчен дә рәхмәт сезгә! Укытучы Уч төбенә куеп Җирне гүя, Бүгенгесен аның, үткәнен Күрсәтте ул безгә... урап кайттык Күрелмәгән илләр үтәли. Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен Көрәшергә безне өндәде: —  Яратыгыз Җирне! — диде һаман, Ләкин: —  Мине яратыгыз! — димәде...
1 год назад
Татарча сочинение “Укытучым”
Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем дә шушы кешеләрнең берсе турында...
1 год назад
Татарча сочинение “Каз өмәсе | Каз омэсе”
Татар халкы − эшкә бик уңган халык. Ул элек-электән үк күпләп каз асраган. Каз өмәсе − көзге авылның иң яраткан йола-бәйрәмнәреннән берсе ул. Бер йортта каз суялар. Кызлар, яшь киленнәр, шул өйгә җыелып, каз мамыгы йолкыйлар. Бу эш озакка сузыла, чөнки казлар күп. Эш вакытында алар милли җырлар җырлыйлар, риваятьләр сөйлиләр, бәетләр укыйлар. Бала-чага, исләре китеп, аларны тыңлап тора да, урамга чыгып, иптәшләренә сөйләп күрсәтә...
1 год назад
Татарча сочинение "Әй, бу көз | Эй, бу коз"
Әле җәй иде, җәй иде… Әле кешеләр эштән кайтканда су буена төшеп коеналар,  рәхәтләнеп йөзәләр, әле төннәрен тышта йоклыйлар иде. Ләкин көз җитте, көз килде… Көз сиздерми генә бер җәйге иртәдә килеп җитә, моны әле күп кеше сизми. Әле кояш та каты кыздыра, әле табигать тә яшел. Ләкин җитте инде ул көз, тагын килде… Аны бакчадагы тирәк агачлары сизде, алар да шомлырак шаулый башладылар. Алар шулай зарланалар, эч серләрен бушаталар. Әй дөнья, нигә болай соң син? Кай арада җәйләрең үтеп китә? Бакчадагы...
1 год назад
Татарча сочинение "Габдулла Тукай"
Тукай! Татар халкының йөзе, аңы, намусы, йөзек кашы. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгәндер. Чыннан да, Тукай – ул татарның Пушкины, Даниянең Андерсыны, немецларның – Гетесы. Г.Тукай шагыйрь генə түгел, бəлки халкыбызның теле дə, рухы да, язмышы да. Ул чын мəгънəсендə татар халкының үз улы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшəү көче бөркеп, күңеллəрне җылытып торучы мəңгелек кояш кебек үзенə бер илаһи көчкə ия. Әдəбият күгендə нибары җиде-сигез ел ялтырап, үз йолдызлыгын-шигъри мəктəбен булдырган остазның мирасы бай һəм күптармаклы...
1 год назад
Татарча сочинение "Минем яраткан укытучым"
Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем.  Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә,белем бирә,тәрбияли. Менә шуңа күрә дә мин  Гүзәл Сәмигулла кызын, татар теле һәм әдәбият укытучын бик яратам. Ул безнең сыйныфта татар теле һәм әдәбияты  дәресләрен укыта.  Үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты,күңелләребезгә ачкыч тапты...
1 год назад
Татарча сочинение "Эх нинди көз! | Эх нинди коз!"
Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да, узенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. Каеннар иң беренче булып яфракларын коя башлыйлар, ә инде аннан соң калган агачлар да, киемнәрен алыштыралар. Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш,бодай җирләре бушап кала. Комбайнчылар басуларда көннәр буена,ялны белмичә эшлиләр.Чөнки бер эш көне ел буена туендырачак...
1 год назад