Менә ,ниһаять ,ул көн килеп җитте... Бер төркем дуслар белән әле генә аерылышкан идек, халыкара олимпиада безне тагын җыйды. Күңелле вә җаваплы чор башланды. Ел буе туплаган белемнәребезне мөхтәрәм жюрига тәкьдим итәбез. Бар да әзерләнгән, бар да көчле. Әмма, һәр бәйгенең җиңүчесе булган кебек, монда да җиңүчеләр булачак. Минем уйлавымча, без барыбыз да җиңүчеләр!
Даһилар, танылган шәхесләр дөньясында
71
подписчик
Мамадыш төбәгеннән чыккан ИҖАТЧЫЛАР: ✅ВАХИТ ГАЛИЕВ: –Иске Комазан авылында туа. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅МИРКАДӘМ МАТШИН: –Көек-Ерыкса авылында туган. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅РӘСИМӘ ГАЛИЕВА: –Көек Ерыкса авылында туган. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅МАНСУР САФИН: –Яшьлеге Мамадышта уза. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅НАКЫЯ ЙОСЫПОВА: –Урта Кирмән авылында туган. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅КАМИЛ АБДУЛЛИН: –Түбән Сен авылында туган. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅ВАЛЕРИ АЛЕКСЕВИЧ: –Владимир авылында туган. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅ВӘКИЛ АХУНЖАНОВ: –Мамадыш шәһәрендә яши. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅БАТЫРОВ Хәмис: –Иске Завод авылында туган. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅ЗИННӘТУЛЛА ДӘҮЛӘТШИН: –Түбән Козгынчы авылында туган. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅ВӘРИС МИҢЛЕГАЛИЕВ: –Кече Кирмән авылында туган.
МАМАДЫШ төбәгеннән чыккан КҮРЕНЕКЛЕ ЯЗУЧЫЛАР: ✅ШӘЙХИ МАННУР (1905-1980): –Тулбай авылында туган. "Муса", "Агымсуларга карап", "Чын сөю бармы?" исемле повестьлар авторы. Аның иҗатында поэмалар һәм шигырьләр зур урын алып тора. 1980 елда Казанда вафат була. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅ӘХМӘТ ГАДЕЛ: –1942нче елда туган –Ак чишмә авылында туа. "Күгәрченнәр", "Эзләү", "Яшьлек урамы", "Кемеш кылган җырлары", –"Яшьлегем былбыллары" исемле шигырь китаплары авторы. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅РИНАТ МӨХӘММӘДИЕВ: –1948 нче елда туган –Кече Кирмән авылында туган. Прозаик, тәнкыйтьче, "Беренче умырзая", "Кенари читлек кошы", –"Сират күпере", "Ак кыялар турында хыял" исемле китаплар авторы. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅РАФАИЛ ГАЗИЗОВ: –1948 нче елда туган –Кече Кирмән авылында туган. "Бере керфекләре" һ.б. китаплар авторы. Шагыйрь. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅ЗИННУР МАНСУРОВ: –1949нчы елда туган
Мамадыш төбәгеннән чыккан СӘНГАТЬ ЭШЛЕКЛӘРЕ: ✅ЗАҺИДУЛЛА ЯРУЛЛИН (1888-1964): –Беренче халык пианисты, күренекле композитор Кече Сен авылында туган. "Тукай маршы", "Колхозчылар җыры", "Авыл көе" һ.б. күп кенә әсәрләр авторы. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅ФӘРИТ ЯРУЛЛИН (1914-1943): –Талантлы композитор Казанда туа. Әтисенең туган авылы Кече Сендә еш була. Беренче татар балеты "Шүрәле"не иҗат итә. Күп кенә башка әсәрләре халык күңелендә яши. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅МИРСӘЕТ ЯРУЛЛИН: –Атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты. Кече Сен авылында туа. Камера инструменталь әсәрләр, вокаль музыкасы, флейта һәм фортапиано өчен сонатталар һәм "Кеше" араториясе авторы. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅МИНГОЛ ГАЛИЕВ: –Татарстанның халык артисты Иске Комазан авылында туган. КДПИның музыка факультетында укыта 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅Георгий Ибушев: –Татарстанның халык артисты, Владимир авылыннан.
МАМАДЫШ төбәгеннән чыккан ФӘН ЭШЛЕКЛӘРЕ: 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅ХУЖА БАДИГЫЙ (1887-1940): -Күренекле фән эшлеклесе, тел белгече Югары Берсут авылында туган. Халык сәнгатен үстерүдә күп көч куйган галим. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅ТРЕСКИН НОВОДИМИР ГРИГОРИЕВИЧ: -1928 нче елда Мамадыш шәһәрендә туган. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅ЯДОВИЕВ ХӘМИТ НУРМӨХӘММӘТОВИЧ: -1951 нче елда Мамадышта туган. Хәзерге вакытта Оренбургта Гелий заводын җитәкли. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅ВӘЛИЕВ КАМИЛ ӘХМӘТОВИЧ: -Югары Шәндер авылында туган. Россия һәм Татарстан фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы. Галим. 🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋 ✅ЭВДОКИМ СЕРГЕВИЧ ЖИКИН: -Философия фәннәре кондидаты, доцент.
🚀🌌👨🚀 ✅Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы семьясында туган. ✅1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин гитлерчылар башлаган сугыш аның укуын бүлә. ✅Сугыш тәмамланганнан соң, Гагарин семьясы Гжатск шәһәренә күчә. ✅15 яшендә Люберце шәһәрендә Ю.А.Гагарин ремесло училищесына укырга керә һәм урта белемне эштән соң укып ала. ✅1951 елда ул Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендәге мәктәпне тамамлый. Оренбург авиация училищесында белем алып, очучы теләге тормышка аша. ✅1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. ✅1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә. ✅Гагарин “космик” очышка хәзерлекне космонавтларның беренче группасында башлый. Бик кызу әйләнешле центрифугада сынауларны, авырлыкны югалту очышы сынауларын ул уңышлы утә. ✅Космоска очуга ул бар көчен, бөтен вакытын биреп бик нык хәзерләнә. Ару – талуны белми, иптәшләренә булыша, ә иптәшләре аңа ярдәм итәләр. Һәркайсының космоска беренче булып очасы килә. Ләкин барысы да беренче булып Юрий Гагарин очар дип уйлый. Шулай була да. ✅Дәүләт камиссиясе аны билгели.Ул, моңарчы һич сыналмаган рейста берүзе очкан вакытта, беренче булып космик трасса ачуны өстеңә алуның никадәр җаваплы булуы турында уйлый. Җир йөзендәге барлык кешеләр алдында җаваплылык бит бу. Әмма космостан аның тавышы тыныч яңгырый: - Очыш әйбәт бара. ✅Мин Җир горизонтын күрәм. Гаҗәеп матур яктылык! – ди ул. ✅Гагаринның корабле, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. ✅Космик эра менә шулай башланды. Кешеләрнең йолдызларга очу турында күп гасырлар буе килгән хыялы тормышка ашты. ✅Гагаринның батырлыгына бөтен планета таң калды. Аның исеме бик тиз бөтен дөньяга таралды. Гагарин космос герое була алды. Ә аның бу хыялы бала вакытында ук туа. Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды. ✅27 нче март 1968 елныда Гагарин тәҗрибәле инструктор Владимир Серегин белән МИГ-15 истребителендә очканда, самолетта авария була һәм Владимир өлкәсендә җиргә төшеп шартлый.
Бүген 12 апрель – Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды Юрий Гагарин...👨🚀🚀 ☄Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы. Кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш🌞 системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була. Урта һәм өлкән буын Гагаринны яхшы хәтерли. Безнең өчен, ягъни урта буын вәкилләренә ул - үрнәк, аның кебек булырга тырышу, омтылыш идеалы булса, өлкән буын беренче тапкыр космоска аяк баскан Юрий Гагаринны👨🚀 1961 елның 12 апрелен яңа эпоха, коммунизм башлануы итеп кабул иткән иде. Бу очу бөтен дөнья өчен зур сенсация була - СССР Аме¬риканы узып китте! Галәмдәге тәүге кеше - СССРдан!🎉 Гагариннан соң да космоска һәр очыш Совет илендә зур казаныш итеп кабул ителде.🚀
🎭🏛 Халыкка дәрсе гыйбрәттер — театр, Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. Театр көлдерәдер, уйнатадыр, Тагы үткән гомерне уйлатадыр. Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең — Көләрлек булса, булмаса — еларсың. Күрерсең тормышың нинди: җитешме? Җитеш булмаса, кай җире җитешми? Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең, — Шулай шактый белем тәхсил итәрсең. Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң; Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң. Тигез күрә бөтен җанны театр: Кирәк кол бул, кирәксә — император. Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул, Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул. Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер, Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер. Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә, Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә, Ул — алма, мөддәте тулганда пешкәч, Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч. (Автор: Г. Тукай)
Метро төзүчедән — Милләт Героена кадәр
Тарих битләрендә исемнәре алтын хәрефләр белән язылган шәхесләр бар. Алар — милләтнең горурлыгы, рух ныклыгының үрнәге. Әхмәт Симаевның язмышы да илебез тарихының иң авыр, шул ук вакытта иң данлы битләре белән тыгыз үрелгән...
Курку белмәс егет: Үлемне җырлап каршы алган патриот…
Гариф Хафиз улы Шабаев 1923 елның 1 гыйнварында Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә тырыш һәм күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Аның әтисе Хафиз ага һәм әнисе Хәбибҗамал ханым балаларында кечкенәдән эш сөючәнлек һәм китап кадерен белүне тәрбиялиләр...
Яшерен көрәшнең басма сүзе: Укытучыдан — легендар подпольщикка…
Бу каһарман 1917 елның 15 гыйнварында чит ил туфрагында — Кытайның Кульджа шәһәрендә дөньяга килә. Тиздән гаиләсе Петропавловск (хәзерге Казахстан) шәһәренә күченә. Балачактан ук белемгә омтылуы аны педагогика юлына бастыра...
Үлемсезлеккә атлаган исемсез каһарман…
Тарих битләрендә меңләгән исемнәр бар, әмма кайберләре безгә дистәләгән еллар узгач кына чын йөзләре белән ачыла. Муса Җәлилнең иң якын көрәштәшләренең берсе, фашизмга каршы җан аямый көрәшкән Галләнур Бохараев — әнә шундый шәхес...