Хан кызы Турандык» спектакленә рецензия
Хан кызы Турандык» тамаша гына түгел... Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә куелган "Хан кызы Турандык" спектакле тирән эчтәлеге һәм актёрларның осталыгы белән тамашачыларның игътибарын җәлеп иткән мөһим мәдәни вакыйгага әверелде. Спектакльнең төп темасы булып мәхәббәт, тугрылык, гаделлек һәм ике төрле милләтләрнең берләшүе тора.Бу аны киң аудитория өчен актуаль һәм кызыклы итә. Спектакль башлана... Безнең каршыда декорациясез сәхнә, зал буйлап сузылган ике гирлянда, сәхнәнең арткы планында барабанда уйнаучы утыра. Сюжетка килсәк, бу спектакль, исеменнән күренгәнчә, хан кызы Турандык турында...