Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре
1.Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә- тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. 2.Тәрбияле бала бик билгеле булыр. Эшләгән эшләре тәрбиясен күрсәтеп, белдереп торыр. 3.Тәрбия һәм әдәп кадәр кешеләрне сөекле...