Найти в Дзене
Джейн Остен 《ЭММА》. Әсәр, мин яратканча, җиңел укыла, кинәт кенә йөрәккә ук булып кадала торган вакыйгалар юк. <<Джейн Эйр>>, <<Гордость и предубеждения>> кебек әсәрләр күңелемә бик ятышлы. <<Эмма>>да шундый. Аларда 19 гасырда Англиядәге яшәеш сүрәтләнә: бер-берсенә кунакка йөреш, пикниклар оештыру, кичләрне камин алдынга китап укып, йә уен уйнап үткәрү... Барысы да инглиз стилендә. <<Унеснные ветром>>да монда керә, әлбәттә. Скарлетт О'Хара, Эммага бик охшап китә. Скарлеттны җенем сөйми, дөресен генә әйткәндә. Оятсыз, үзен нык яратучан, эгоист, игелексез, тәкәббер мәрхәмәтсез хатын!  Эмма да үзен бик ярата, тәкәббер җитмәсә, үзен акыллы дип уйлап йөри, ә чынлыкта бу алай түгел. Әйе, ул уйлый, фикер йөртә белә, ләкин ул кадәр дәрәҗәгә барып җитмәгән әле. Ничек Скарлетт О'Хара Ретт Батлерны мыскыл итте, газаплады, Эмма шулай мистер Найтлины интектерә. Минем бер генә сорау: Ни өчен шундый ише кызларга әдәпле, зирәк, русча итеп әйткәндә "дальновидный", һәр нәрсәгә үз фикерләре булган, гомумән, ЧЫН ИРЛӘР юлларына очрый икән? Алар бит шул кадәр акыллы! Хатын-кызның итәгатьсезлеген күрмиләр микәнни?.. Аңа да карамастан, Эмма, Скарлеттан яхшырак дип саныйм, чөнки ул үзенең хаталарын таный белә. Мистер Найтлиның сүзенә бераз булса да колак сала иде. Һәм Скарлетт кебек кинәт кенә башка сыймаслык эшләр башкармый. Минемчә, бу әсәрдә иң адекват персонажлар - абыйлы-өнеле Найтлилар. Алар, чыннан да, аек акыл белән фикер йөртәләр, тормышны бар яктан аңлыйлар. <<Унесенные ветром>> әсәрендәге Ретт Батлерның Скарлеттны сайлавына бер дә шат түгел идем, киресенчә, кызгандым үзен. Ә монда Найтли өчен Эмманың алай ук начар партия түгеллеген искәртәм. Әйе, ул күбрәккә лаек, Эмма әле бала гына, аңа тормышны барлык буяларда күрергә кирәк әле. Ләкин тәкәббер булса да, анда игелеклелек, хөрмәт, оят, үкенү кебек сыйфатлар бар. Һәм аның алга таба үсүенә бер шигем юк. Джейн Фэрфакс турында да берничә сүз әйтеп китәсем килә. Ул миңа ошады. Үзе турында уңай фикерләр калдырды. Мистер Найтли белән Джейн Фэрфакс бер-берсенә охшаганнар. Һәм туры да киләләр, минемчә. Уңган-булган, зирәк, тәртипле кыз. Бер сүз белән - хыял! Тик менә ничек шундый нәфис затка Фрэнк Черчилл сыман бәдбәхет очрады икән? Кабахәт кеше! Башка сүзем юк аңа. Чәчәк кебек кызга нинди газаплар кичерергә туры килде һәм тагын туры киләчәк. Йөрәгем әз эзгәләнмәде аның өчен. Эмманың әтисе әйтмешли "Мескен кыз, мескен Джейн". Миссис Элтонга килгәндә, җәмгыятьтең иң аскы өлешен тәшкил итүче зат. Әшәке хатын-кызларның берсе. Үз- үзен тотышын, тузга язмаган, чүп-чар сүзләрен, ялагайлануын, башкалардан үзен өстен күрүен ничек кенә түзәләр? Мин сабыр кеше, әмма мондый галәмәтне түзә алмас идем. Авызыннан чыккан һәр сафсаталы фикер саен "полная чушь", "бред собачий" дип әйтә килдем. Ә бит безнең арада да андыйлар җитәрлек. Гомумән алганда миңа роман ошады. Һәм Джейн Фэрфакс кебек затлы хатын-кызлар, мистер Найтли кебек джентельменнар күбрәк булсын иде!
4 месяца назад
Май. Шимбә иртәсе. Салкынча. Кояш әле уянып җитмәгән күрәмсең. Мин  скәмиядә утырам. Тиздән дәресләр башлана. Керәсе бер дә килми. Монда рәхәт. Аяз күк йөзендә бер болыт әсәре юк. Бөтен дөнья яшеллеккә күмелгән.  Якында гына сирень чәчәк атып утыра. Аның исе күңел җепләренә тиеп китә. Агачлар салмак кына шаулап тора.  Алар да сиреннең хуш исеннән хозурланалар сыман. Шушы табигатьнең матурлыгы, сафлыгы, тынычлыгы туган авылыма алып кайта мине. Ээх, хәзер авылда, бакча башында хозурланып йөрисе иде. Инде дистә еллар тапталган сукмак аша атлаудан да ләззәтлерәк мизгел бармы ул? Шушы сукмактан син, синең әтиең, дәү әтиең, бабаң, хәтта бабаңның бабасы да йөргән. Ул вакытлар нинди булган? Нәрсә уйлап барганнар икән? Тормышның авырлыгынмы, әллә алар да күтәренке күңел белән узганнар микән?  Кызык. Дәү абый белән кыр әйләнәсе, җиләккә, Марат күленә барасы иде. Аның чисталыгыннан, зәңгәрлегеннән тагын хушны югалтасы килә. Зөлфия сеңлем белән көлешеп, уйнап, шаярып, дәү абыйның кызыктан кызык әкиятләрен, тормыш хәлләрен тыңлап, бар дөньяны онытып торасы иде. Чокыр астында элек елга булганын, ә хәзер суның кибеп бетүен тагын туксан тапкыр ишетәсе иде. Ләкин анда, чокыр астындарак иң баллы җиләкләр үсә, хәтта заманында кемдер кура җиләген дә утырткан. Тәмле. Телең йотарлык. Шул кадәр таныш, йөрәккә, җанга якын урыннар. Күзгә яшьләр килә. Ничек һәр көнне иртә белән дәү әти белән дәү әнинең мине үләнгә тачкага утыртып алып барганнары истә. Алар үлән чапса, мин туйганчы җиләк ашый идем. Аланда җәй иртәсе аеруча матур, саф. Авылга кайтасы килә. Шушы көрән төсле скәмиядә мәчеткә карап, хозурланып  утыру, әлбәттә, ямьле, рәхәт, ләкин авылда яшел чирәм арасында, хуш исле әрекмәннәр, әремнәр арасында булу -бер нәрсә белән дә чагышмый.
9 месяцев назад
Габдрахман Әпсәләмов. "ГАЗИНУР" (1 нче элеш) Шушы китап мине авылга тарта. Авыл һавасын тоясы, аны бар хәлемнән сулап куясым килә. Газинур әйтмешли "авылның төтене дә тәмле". Газинурлар мине авылга тарта. Аның меңьеллык урамнарыннан, тапталып беткән сукмалырыннан йөрисе, арыш шаулап утырганын ишетәсе, алмагачларны әйләнеп кайтасы, кыр-басуларны күреп, табигатькә хозурланып тик йөрисе иде. Кыш көне, өңгер-мөңгердә шыгыр-шыгыр кар изеп барганда, бар нәрсә: булган борчуларың, үпкә-сагышларың онытыла. Күңел тынычлана. Рәхәт булып китә. Авылга кайтасы килә. Тәнем шәһәрдә булса, җаным-йөрәгем белән мин туган җиремдә. Шушы китапны кулыма алган саен Чәчкабымны өзелеп яратуыма инанам. Аннан китәсе килми. Мәңге шунда яшәр идем. Шушы әсәр сагынулармны көчәйтә. Еш кына бала-чакны искә төшерә. Бергә уйнап үскән 4 туганны, тормыш 4 якка алып ташлады. (Әйе, без әле сеңлем белән һаман да бергә, Аллаһка мең шөкерләрем. Ләкин, барыбер аерылыр вакытлар килеп җитәр...)Бер көн дә бер-бересез тормаган нәниләрне, хәзер инде җыеп та булмый. Күрешүләр сирәгәйгәннән сирәгәя. Хәзер бала-чакны искә төшереп, чана шуып, качышлы уйнап,  бергә походлар уздырып, бакча башларына менеп, бар галәмгә акыра-акыра урам әйләнеп, лапас башларыннан шуып төшеп булмас инде. Барысы да үткәндә. Башка кабатланмас. Тик кабатлыйсы иде. Мөмкин түгеллегенә акыл ышанса да, йөрәк ышанмый. Уйлап куйган саен өзгәләнә, үксеп елый. Авылыбыз Газинурларныкы кебек гөрләп торса, яшьләргә эш урыннары булдырылса, һичшиксез, ике дә уйламыйча кайтыр идем. Яшьләрдә бик көч! Бер генә кеше дөньяны үзгәртә алмый.
1 год назад
ТАКИЕ РАЗНЫЕ МИРА" ФЭЯ МОРАН Шушы китапны эмоцияләрсез укып булмый. Күңелне төрледән-төрле хисләр биләп ала. Башта елмаеп, татлы мәхәббәттән эреп утырсаң, әсәрнең уртасында күзләр тулы яшь, дөньяга карата нәфрәт уты белән янасың, бер кемгә дә ышаныч юк дигән фикерне башыңда туплап куясың. Ә актыкта... Актыкта... Төп герой - Ламия Уайтны үземә охшатам. Мин дә аның кебек үк һәрвакыт әзер дә (всегда начеку) торам. Беркемгә бөтенләй ышанып бетмим. Миңа зыян китерерләр дип куркам. Ә Ламия Уайт куркмый, ул кыю, үзен яклый ала торган кыз. Сокланмый булмый, чөнки берәү дә синең яклы булмавын белә торып та артка чигенмәү - бу геройның көчле рухлы икәнен күрсәтә. Мин аны бик яхшы аңлыйм, чөнки мине дә якламадылар, кыерсыттылар. Хәтерлим, авырган чагым, башыма биретка киеп йөри идем. 4 нче сыйныфта укыган вакыт. Шунда миннән күпкә олырак малай мине "кечкенә мужик" дип үчекләп йөртте. Әлбәттә, моны татып карамаганнарга, кызык булып тоелыр. Ләкин миңа бердә кызык түгел. Бер мәлне мине күрде дә бу, үчекли башлады, ә башкалар көләләр, артыннан чабып киттем, куып җитмәдем, таш идәнгә барып төштем һәм елап җибәрдем. Ян-якка карасам, дәү ди егетләр басып торалар, ник бер сүз әйтсеннәр, ник берсе яклап чыксын. Авыртудан еламадым, чарасызлыктан, аптыраштан... Ә Ламия, киресенчә, ныгыганнан ныгый барды. "Охшашлык нәрсәдә соң?" диярсез. Мин дә, төп герой кебек, әти-әнигә берсен дә сөйләмәдем; аның кебек беркемгә ышанмадым; тыныч һәм салкын идем. Әлбәттә, үземне якламадым дигән сүз түгел. Яклый идем. Әмма курка идем. Менә мин дә, Ламия кебек үк, Элиаска (икенче төп герой) бар күңелем белән ышандым. Ул икебезнең дә салкын йөрәгебезне җылытты. Ничек итеп? Ламия Уайт- Американың бер дөньяви (светский) мәктәбендә укучы 18 яшьлек мөслимә кыз. Аны сыйныфташ егет барысы алдында яулыгын ачмакчы, чишендереп көчләмәкче иде. Үзен яклый алса да, егет кеше барыбер көчлерәк инде ул. Шул мизгелдә, Элиас, шулай ук сыйныфташы, килеп кереп, көчләргә җыенган егеткә сугып җибәрде. Автор шулкадәр нечкә, күңел кылларын тирбәтеп язган ки, хәтта мин үземне Ламия урынына куеп, борчылып утырдым. Һәм Элиас килеп кергәч, күзләремнән яшьләр чыкмый калмады. Шулай ук, Элиасның Ламия өчен бар мәктәп кызларын башларына яулык бәйләп киләргә күндерүе дә таң калдырды. Ничек моннан соң аңа ышанмыйсың инде? Аның Ламияне иртәнге намазга уятырга дип тәрәзәсен шакып керүе (әлбәттә рөхсәт белән). Аңа хәләл кафедан пицца алып килүе, намаз вакытларын өйрәнүе, йөрәкне эретерлек сүзләр әйтүе, һәрвакыт елмаеп "восточная красавица" диюләре... Боларның барысыннан да башны югалтмыйча мөмкин түгел. Әмма... Әмма аның бер гамәле йөрәккә агулы ук булып кадала, пыяланы ваткан кебек, күңелне вата, җимерә. Шушы хәлдән соң китапны ярты сәгатьләп дәвам итә алмадым. Ул нишләдеме? Элиас Ламиянең яулыксыз басып торган фотосын мәктәпкә таратты. Бу мөслимә кыз өчен аны шәрә килеш күрү белән бер. Әйе, ул аны, чыннан да чишенү бүлмәсендә яулыксыз килеш, озын кара чәчләрен күрде. Ләкин мин дә Ламия сыман шушы йөрәк өзгеч хәбәргә ышанмадым. "Үзеннән барып сорарга кирәк" дигән киңәш бирдем. Ламия Элиасны мәктәптә эзләп тапты, ул пырдымсыз, кешелексез дуслары белән иде. "Бу дөресме?" дип сорагач, ул... Ул күзен дә йоммыйча туп-туры аның яшь тулы күзләренә карап, тешләрен чыгарып көлде һәм "әйе" диде. Шушы мизгелдә дөньяга карата нәфрәт уты белән янмыйча булмый. Шушы мизгелдә "башкаларга ышанмаска" дигән сүзләрем эчемдә ныгыды гына. Ламия өчен дә бу тетрәндергеч, аяз күктә яшен суккандай булды. Ул моны күтәрә алмады. Мәктәпкә 10 көн бармады, елады да елады. Тик укуның соңгы атнасына килергә булды. Үзен "сындырдылар" дип уйламасыннар өчен, үзе өчен. Берничә көннән соң, мәктәп ашханәсенә Элиас аның белән сөйләшергә дип килгән иде, Ламия өстенә кайнар шоколад түкте дә китеп барды. Монда, китапны кырыйга куеп, рәхәтләнеп кул чаптым. Мин алай булдыра алмас идем, минемчә, ул дөрес эшләде. Соңыннан Элиасның шушы шакшы гамәлне кылмавы ачыкланды. Аның дуслары, сыйныфташлары, Кристина белән Честер (көчләргә теләгән егет) эшләвен белде. Ә Элиаска "Ламиянең өен ягабыз" дип янаганга, гөнаһны үз өстенә алган булып чыкты. Нич
1 год назад
ТЫНЫЧЛЫКНЫ КАЯН ТАБАРГА? Хәзерге заманда кеше үзен кая куярга белми йөри. Ул тынычлык таба алмый. Чит илләргә ял итәргә, психологларга барып та, медитация, йога белән шөгелләнеп тә карый. Ләкин, барыбер, күңелгә нәрсәдер җитми. Нәрсә ул тынычлык? Аны каян табарга соң? Шушы сорауларга безнең арада тормыш итүчеләр җавап бирде. Казан шәһәрендәге "Сабыйлар" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче мөслимә Илсөя Хисамова өчен "тынычлык" - ул башың бн гармониядә булу. Кайвакытта проблемалар, эш мәсьәләләре шуның кадәр күп була ки, хәтта баш та авырта башлый. Менә шул халәттә булмау, куңел тынычлыгы вакытыдыр инде. Аны табу өчен, эш мәсьәләләрен эштә калдырып һәм бары тик Аллаһка тәвәкәлләргә кирәк. Шул мизгелдә барысы да Анын кулында икәнен искә төшереп, жиңел сулап куясың. Ләкин мондый вакытларда үз-үзеңне дөрес аңлау бик мөһим. Үзеңнең теләкләреңне, эчке сиземләвеңне тыңлап, «хәзер сиңа тынычлык дәрәҗәсенә килер өчен ни кирәк?» дигән сорауга җавап тынычлык табарга булышыр, Ин шә Аллаһ. КФУ студенты Гөлзидә Хәялиева бу сүзне икенче төрле аңлый. "Диңгезнең - давылдай кара-зәңгәр зур-зур дулкынларының ярга ярсуланып бәрүләрен яисә күк яки ачык зәңгәр төскә кереп салмак кына дулкынланып утырган вакытлары була… Минем өчен  кеше күңеле дә диңгез халәтләренә тиң сыман… Чөнки кеше күңеле төрле борчу-мәшәкатьләр илә боега яисә сабырсызлана ала… Ә шатлыклардан исә күңеле рәхәтлектә изри яисә мәтәлчек атып уйный сыман. Шушы халәтләрне кичергәндә кеше күңеле тынычсыз һәм тыныч була. Шулай итеп, минем өчен тынычлык - ул күңелнең ярсу рәвештә дулкынлавы, ниндидер салмак көйдә ләззәтлек хисләрен кичерүе төсле. Ә күңел тынычлыгын һәркем үзенчә таба яисә күрә. Мәсәлән, мин саф һавада табигать белән хозурланып йөргәндә, кызыклы китап укыганда һәм якыннарым белән вакыт үткәргәндә күңелемнең тыныч булуын тоям. Миңа калса, кеше яраткан эше белән шөгелләнсә, үзенең кыйммәтен белсә - барлык көндәлектә була торган мәшәкатьләргә карамастан, күңел дулкыннарын тынычлыкта тота алачак". Лениногорск шәһәрендә гомер итүче мөслимә, хуҗабикә Регина Шаһиева өчен бу төшенчә бөтенләй башка мәгънәгә ия. "Аллаһы Тәгаләне, яшәүнең мәгънәсен искә алгач, тормыштагы төп максатларны барлагач, барысы да үз урынына утыра, җаным тынычланып китә",- ди.  Регина ханымның мөселман буларак төп максаты - җәннәткә керү, Аллаһының ризалыгын алу. Шушы максатка ирешү өчен ул гыйбадәтләрне вакытында кылырга, Коръән укырга, зикерләр әйтергә, сәдакалар бирергә, һәм, әлбәттә, иренең ризалыгын алырга, балаларны Ислам кануннары буенча тәрбияләргә тырыша. "Гыйлем алу, өй эшләрен эшләү, балаларны карау, иремне шатландыру кебек вазифалар мине Хак Тәгаләнең ризалыгына якынайта. Минемчә, хатын-кыз өчен, иң яхшы урын - ул өй һәм өйдә чын бәхет, тынычлык табасың",- ди хуҗабикә. Психологлар фикеренчә, тынычлык кешенең эчке халәтенә салынган. Димәк, күңелнең дулкынланмавы бик мөһим. "Тормышта кеше үз урынында булганда; яхшы кәеф, нурлы йөз һәм күкрәк тулы энергия белән йөргәндә; яраткан эшең белән шөгелләнгәндә җан рәхәте аласың",- диләр. Тынычлык эзләп, сәфәргә чыгып китү зарури түгел. Ул синдә яши. Эчке дөньяңны рәткә китергәндә, рухи яктан үсеш алганда, тынычлык сине үзе табачак.
1 год назад
Если нравится — подпишитесь
Так вы не пропустите новые публикации этого канала