Джейн Остен 《ЭММА》. Әсәр, мин яратканча, җиңел укыла, кинәт кенә йөрәккә ук булып кадала торган вакыйгалар юк. <<Джейн Эйр>>, <<Гордость и предубеждения>> кебек әсәрләр күңелемә бик ятышлы. <<Эмма>>да шундый. Аларда 19 гасырда Англиядәге яшәеш сүрәтләнә: бер-берсенә кунакка йөреш, пикниклар оештыру, кичләрне камин алдынга китап укып, йә уен уйнап үткәрү... Барысы да инглиз стилендә. <<Унеснные ветром>>да монда керә, әлбәттә. Скарлетт О'Хара, Эммага бик охшап китә. Скарлеттны җенем сөйми, дөресен генә әйткәндә. Оятсыз, үзен нык яратучан, эгоист, игелексез, тәкәббер мәрхәмәтсез хатын! Эмма да үзен бик ярата, тәкәббер җитмәсә, үзен акыллы дип уйлап йөри, ә чынлыкта бу алай түгел. Әйе, ул уйлый, фикер йөртә белә, ләкин ул кадәр дәрәҗәгә барып җитмәгән әле. Ничек Скарлетт О'Хара Ретт Батлерны мыскыл итте, газаплады, Эмма шулай мистер Найтлины интектерә. Минем бер генә сорау: Ни өчен шундый ише кызларга әдәпле, зирәк, русча итеп әйткәндә "дальновидный", һәр нәрсәгә үз фикерләре булган, гомумән, ЧЫН ИРЛӘР юлларына очрый икән? Алар бит шул кадәр акыллы! Хатын-кызның итәгатьсезлеген күрмиләр микәнни?.. Аңа да карамастан, Эмма, Скарлеттан яхшырак дип саныйм, чөнки ул үзенең хаталарын таный белә. Мистер Найтлиның сүзенә бераз булса да колак сала иде. Һәм Скарлетт кебек кинәт кенә башка сыймаслык эшләр башкармый. Минемчә, бу әсәрдә иң адекват персонажлар - абыйлы-өнеле Найтлилар. Алар, чыннан да, аек акыл белән фикер йөртәләр, тормышны бар яктан аңлыйлар. <<Унесенные ветром>> әсәрендәге Ретт Батлерның Скарлеттны сайлавына бер дә шат түгел идем, киресенчә, кызгандым үзен. Ә монда Найтли өчен Эмманың алай ук начар партия түгеллеген искәртәм. Әйе, ул күбрәккә лаек, Эмма әле бала гына, аңа тормышны барлык буяларда күрергә кирәк әле. Ләкин тәкәббер булса да, анда игелеклелек, хөрмәт, оят, үкенү кебек сыйфатлар бар. Һәм аның алга таба үсүенә бер шигем юк. Джейн Фэрфакс турында да берничә сүз әйтеп китәсем килә. Ул миңа ошады. Үзе турында уңай фикерләр калдырды. Мистер Найтли белән Джейн Фэрфакс бер-берсенә охшаганнар. Һәм туры да киләләр, минемчә. Уңган-булган, зирәк, тәртипле кыз. Бер сүз белән - хыял! Тик менә ничек шундый нәфис затка Фрэнк Черчилл сыман бәдбәхет очрады икән? Кабахәт кеше! Башка сүзем юк аңа. Чәчәк кебек кызга нинди газаплар кичерергә туры килде һәм тагын туры киләчәк. Йөрәгем әз эзгәләнмәде аның өчен. Эмманың әтисе әйтмешли "Мескен кыз, мескен Джейн". Миссис Элтонга килгәндә, җәмгыятьтең иң аскы өлешен тәшкил итүче зат. Әшәке хатын-кызларның берсе. Үз- үзен тотышын, тузга язмаган, чүп-чар сүзләрен, ялагайлануын, башкалардан үзен өстен күрүен ничек кенә түзәләр? Мин сабыр кеше, әмма мондый галәмәтне түзә алмас идем. Авызыннан чыккан һәр сафсаталы фикер саен "полная чушь", "бред собачий" дип әйтә килдем. Ә бит безнең арада да андыйлар җитәрлек. Гомумән алганда миңа роман ошады. Һәм Джейн Фэрфакс кебек затлы хатын-кызлар, мистер Найтли кебек джентельменнар күбрәк булсын иде!
4 месяца назад
