Исэннэрмесез, дусларым 🥰 ШАРЛОТКА сезоны бара бит😇 Мин менэ болай итеп кенэ пешерэм🔥👍 Уртача таба очен: 5 алма, 1стакан песок, 1стакан он, 5йомырка бераз тоз,сода ( бвлмаса да ярый) Тирэн савытта 5 йомырканы 1 ст песок белэн купертэбез ( миксер белэн) Шуна он,тоз,соданы салып,кашык белэн генэ болгатабыз. Алманы майлы табага гына турыйм да,алма остенэ камырны агызам🥰🔥 30 мин чамасы пешэ. Духовканы ачмыйм пешкэндэ. Бик йомшак,купереп пешэ торган ШАРЛОТКА килеп чыга. Май салмыйм мин, дуслар. Кайвакыт 2 кашык кибет сметанасы кушам👍 Ошаса язырсыз яме😍 #рамзиябакчачы #шарлотка#бэлеш #казан#тэмлушкэ
2 года назад