Найти в Дзене
Тормыш усал
Тормыш - усал нәрсә бит ул, Болай гына йөри дус булып.  Кайчагында ачы итеп көлә,  Дөнья бетәр төсле убылып.  Кайчак шаян була үзе,  Куышлы уйный кебек,  Син анымы, ул синеме -  Кем кемне җитәр куып?  Тормыш - табышмак ул үзе,  Һәм иң кызыгы шунда: Иң дөрес юл булып чыга  Синең бердәнбер хатаң...
2 года назад
Истә
Истә: Язгы бакча,  Исе - борын төбендә.  Нык арылган иде никтер,  Башым - синең иңеңдә. Бакча түре утыргычта  Икәү. Башка беркем юк.  Сүзләр бетми, хисләр бер үк,  Куллар җылысы шул ук.  Талгын тынлык, берни, һични Комачау итми төсле...
2 года назад
Көзге парк... Тынлык, Талгынлык... Ялгыз яфрак тавышы... Йөрәгең куеп тыңласаң, Шаулый вакыт агышы... Әкрен генә, дәшми генә Үтә, сәлам дә бирми. Ә бер үткәч, хәлең сорап, Кире әйләнеп килми. Холкы шундый: вакыт-юньсез Дуслашырга яратмый. Бүген белән яшәп калыйк, Үтсә, әйләнеп кайтмый. РТ. "Вакыт юньсез" 20.10.22
2 года назад
Нас две Риммы среди девочек. Римма - Старое, редкое имя, происходит от названия города Рим. Римма еще ребенком выделяется способностью установить контакт с человеком, завоевать его доверие. Она чувствует, как лучше вести себя, что нужно сказать, чтобы добиться своего и получить любимую конфету или побольше погулять во дворе. Ловко обменивается с ребятами всякими пустяковыми штучками, оставаясь при этом всегда в выигрыше. Если эти способности в будущем будут развиваться, то из нее может получиться неплохой бизнесмен. На работе Римма не блещет особенным старанием, но ее природный ум, наблюдательность и хитрость позволяют ей всегда добиваться поставленной цели. Выйти замуж за понравившегося ей человека Римме не составляет труда. Она яркая и привлекательная женщина, способная увлечь любого мужчину. Ищет спутника, способного по достоинству оценить ее лучшие качества и терпеливо переносить все ее капризы. Одним из главных достоинств мужа для Риммы является способность обеспечить материально семью. Римма - хорошая повариха. Лучше всего ей удаются пироги и блины. Квартиру содержит в чистоте, но не всегда ей удается создать образцовый порядок в вещах детей и мужа.
2 года назад
Көзге парк... Тынлык, Талгынлык... Ялгыз яфрак тавышы... Йөрәгең куеп тыңласаң, Шаулый вакыт агышы... Әкрен генә, дәшми генә Үтә, сәлам дә бирми. Ә бер үткәч, хәлең сорап, Кире әйләнеп килми. Холкы шундый: вакыт-юньсез Дуслашырга яратмый. Бүген белән яшәп калыйк, Үтсә, әйләнеп кайтмый. РТ. "Вакыт юньсез" 20.10.22 #tinbakova #лядскийпарк #лядскийсад #парк #сквер #скверыказани #казань #тугантелем #телемминем #габдуллатукай #мусаҗәлил #мусаджалиль #стихи #шигырь #улицыказани #любимаяКазань #роднойгород #азнакаево #маяк #поэзия #шигьрият
2 года назад
Вакыт ага... Төн яртысы. Шәмнәр сүнә шәмдәлләрдә. Сүнсен әйдә, нәрсә ул шәм? Өмет сүнсә күңелләрдә?... Өмет яшәтә кешене, Өмет мине матур итә, Тормыш биргән сынаулардан Куркып тормас, батыр итә. Ә ул әнә әкрен генә, Тыйнак кына сүнеп бара. Менә-менә соңгы очкын Керер кебек төн куенына. РТ.🕯️ #tinbakova #rimma #tatarstan #осенняяпора #лядскийпарк #улицыказани #любимыйгород #люблюказань #люблютебя #шигьрият
2 года назад
Арытты... Көтмәмен хәбәр дә. Ерактан Язса күрергә, әгәр дә, Эндәшмәм, Кузгатмам ярамны, Ялгарга тырышмам араны... ... Бар хисләр буталган йөрәктә... Килермен ярдәмгә кирәктә. Ә хәзер Янарга әзер йөрәгем Тын калып тыңласын ла үзен. Суынсын дим, булсын ла түзем. Хәер, Кире уйларга Җитә бары бер сүзең... РТ.🍁 #tinbakova #kazan #казан #казань #октябрь #осень #осеннийпарк #мир #шигьрият #стихиолюбви #стихи #осенняяпора #прекрасныйтатарстан #ярату #мирвокругнас #тугантел #рифатзарипов #ришаттухватуллин #илсоябадретдинова #айдаргалимовфан 05.10.2022
2 года назад
Дуслар, Сәлам. Дзен каналында да сәхифә ачтым менә. Монда үз әсәрләрем, кызыклы постлар, роликлар һәм тагын әллә ниләр куелыр дип өметләнәм. Бергә булыйк, бердәм булыйк. Шигырь укырга яратучыларны биредә көтәм. Рецептлар да булыр, кая инде ансыз хатын-кызга! Хәзергә соңгы язылган шигыремнн куям. Бәхет төшенчәсе - шартлы нәрсә, Беркем белми төгәл билгесен. Ачка - ризык, җаны өшегәнгә Бер җылы сүз җитә бәхет өчен. Авыр чакта җиңеллек бирелсә, Чирләгәндә кинәт савыксаң, Аяксызга - таяк, сусаганга Бер тамчы су - бәхет, уйласаң. Синең өчен, беләм: шушы мәлдә Сулышымны тою һәр адым, Минем өчен бәхет - әгәр булса Безнең ара сантиметр ярым. РТ. 💞 (Римма Тинб.) 22.10.22. #tinbakova #tartipletatar #tatarstan #kazan #шигьрият #әдәбият #иҗат #илсоябадретдинова #рифатзарипов #көз #стихи #счастье #счастьеесть
2 года назад