Очрашырбыз әле, Болыт
Болытымның якты истәлегенә багышлыйм Сүз башы Болытымның якты истәлеге... Болай әйтү ярыймы икән, кеше түгел бит ул, песи генә. Песи генә? Юк, чикләүче кисәкчәне куллану һич тә урынлы түгел. Төгәлләбрәк әйтим, песи генә түгел, йөрәгемнең бер почмагында – бик зур, киң почмагында урын алган песи ул, ул урынны мин башка беркемгә дә бирмәячәкмен. Тормышынмда күптән аралашкан, сөйләшкән, авыр вакытта да, шатлыкта да бергә булган кешеләр бар, өебездә инде дүрт-биш айлык икенче бер песи баласы йөгереп йөри, аңа да ияләштек, аны да яратабыз, аны да яратам...