Найти в Дзене
Хезмәттә генә түгел, көндәлек тормышта да булышалар
Плазма өчен кан тапшырырга теләгән һәркем башта медиөина тикшерүе уза. Аның кан басымын, тән температурасын үлчиләр. Кан анализын тикшерәләр. Һәм табиб донор булырга ярыймы ярамыймы икәнлеген әйтә. Алмаз Галәтдинов 18 нче тапкыр кан тапшыра. Беренчесен училищеда укыган вакытта ук биргән. Шуннан бирле ул даими донор. Алмаз ГАЛӘТДИНОВ полиция майоры Эштә генә түгел, эштән кала тормышта да кешеләргә булышам. Теләп килдем. Плазмага кан тапшыру 40 минуттан алып бер сәгатькә кадәр сузыла. Донорның кан составы кабат тулылансын өчен исә бер тәүлек вакыт кирәк...
3 года назад
Курчаклар дөньясында
Казанда яшәүче 15 яшьлек Илья Салин төрле әкият геройларын булдыра. 10 ел элек башланган мавыгуның нәтиҗәсе - йөзләгән курчак. Барысында да егетнең үз стиле чагыла. Илья САЛИН курчаклар ясаучы Барысы да театрга барудан башланды. Миңа спектакльнең сюңеты түгел, ә курчаклар һәм аларны ничек уйнатулары кызык булды. Сәхнә артындагы тормышны күрәсем килде. Театрдан кайткач, үзем дә кәгазьдән бер курчак ясадым. Аннан соң күрше кызы белән өйдәгеләргә спектакль куйдык. Бер курчакны ясау өчен якынча бер атна кирәк...
3 года назад