Найти в Дзене
Фәнис Кәлимуллинның йолдызлы сәгате, ягъни «Микулай»
Караңгы. Сәхнәдә бары тик серле авазлар, шулар белән бер рәттән сәгать суккан тавышлар да яңгырый. Һичшиксез, көчле метафора.  Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының ишекләрен ачуга, креатив, кызыклы һәм үзенчәлекле сценарийлар, яңа алымнарны ешрак һәм урынлы кулланырга омтылган режиссерлар, актерлар зур су агымыдайөстеңә ургыла сыман. Чыннан да, экспериментлардан курыкмыйлар монда. Һәр иҗат җимешләре яңалыкка омтылу хисләре белән туган дип әйтсәм дә хата булмас. Шуларның берсе исә «Микулай» спектакле...
4 года назад
"Самовары" савыт-саба турында түгел!
Совет солдаты дошманга каршы батырларча көрәшә, авырлыкларда сыгылмаган түзем халыктан партриотизм белән сугарылган җырлар яңгырый, көч-көдрәт, туган якка олы мәхәббәт һәм өзелеп көтелгән олы бәйрәм – Җиңү бәйрәме. Хәзерге буын вәкилләре Бөек Ватан сугышы турында сүз кузгатылса, әлеге сүзтезмәләрне күз алдына китерә.  Әмма бик күп мизгелләр кадр артында яшерен булып кала. Күпме ятим балалар, ялгыз хатын-кызлар, җимерелгән авыллар, гаиләләр һәм көрәштә аякларыннан, кулларыннан мәһрүм калган солдатлар...
4 года назад
Хатын-кыз бәхете нәрсәдә?
Сәхнә, тулы зал, прожекторлар, актерлар. “Һөнәр” XII Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленең икенче көне. Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Уңыш бәйрәме биюләре” – “Танцы во время урожая” драмасы куелачак. Утлар сүнде, пәрдә ачылды, тынлык. Спектакль башланды! Драманың авторы Брайн Фрилны “ирланд Чеховы” дип юкка гына әйтмиләр. Аның әсәрләрендә, бөек рус язучысының кебек, тыштан сюжет юклыгы, әмма эчке хисләр ташкыны, бүтән чынга ашмаслык “узган яхшы тормыш” буенча сагыну...
4 года назад
Ихласлыгы белән ямьләндерде
Апрель аенда «Россия 1» каналында Гүзәл Яхина авторлыгындагы бестселлер нигезендә төшерелгән «Зөйләйха күзләрен ача» сериалы татар дөньясында бик күп бәхәсләр, каршылыклар тудырды. Татар милләтен кимсеткән, халыктан акча суырыр өчен ясалган, олы җансыз һәм нәфрәт уятучы дигән гаепләр интернет челтәрендә киң таралыш алды. Яңа серияләр чыга, давыл тагы да кузгала барды. Нәтиҗәдә, 2019 нчы елда зәңгәр экраннарда дөнья күргән «Сестренка» фильмытелгә алынды, күпләрне дулкынландырган сериал белән чагыштырылды...
4 года назад