Найти в Дзене
Алия Фәйзуллина: “Гаиләдә татарча сөйләшү – кагыйдә”
Америкада яшәү балага татар телен өйрәтүдә киртә түгел. Җырчы, үзе дә иҗат итүче Лениногорск кызы Алия Фәйзуллина улына татар телен әкиятләр, халык җырлары, уеннар аша өйрәтә. Әлегә ул туган якларына кайткан. Аның белән туган телгә, җырга мөнәсәбәт, киләчәккә планнары турында сөйләштек. – Әниләр сабыйларын татар теленә сөйләшеп кенә өйрәтә ала. Алар татар җырларын тыңлап, татар әкиятләрен укыса, әлбәттә, бу бала өчен бик зур этәргеч булачак. Чит илдә яшәгәндә без телевизордан, Ютубтан татар телеканалларын карый идек...
3 года назад
Аршак Алтунян: «Татар булмавыма ышанмыйлар»
Аның белән әңгәмә әнә шул сүздән башланды. Ышанырлык та түгел шул. Телнең нечкәлекләрен тоемлап, матур җөмләләр белән сөйләшә, татар халык җырларын башкара. Алай гына да түгел, быел Рәшит Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында I дәрәҗә лауреат та булды әле. Грузиядә туган әрмән егетенең татар моңына мәхәббәте кайдан килә – без әнә шуны белештек. – Күрәсең, гаиләнең язмышына юллар күп язылгандыр, мин дә бит Грузиядә туганмын. Ә 1996 елда гаиләбез белән Биектау районының Дөбьяз авылына күченгәнбез...
399 читали · 3 года назад
Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Айысхаана: «Татар егетенә кияүгә чыксам да, әти-әнием шат булыр»
Саха республикасыннан килгән кыз Айысхаана (паспортта – Анна Попова) Илсөя Бәдретдинова төркемендәгеләрнең иң серлесе. Җырлый, бии, хайваннар телен аңлый, төрле кош, җәнлекләр авазы чыгаруы белән тамашачыларны таң калдыра. Үзенчәлекле якут кызы ничек татарча җырлый башлаган соң? Чыннан да, күрәзәлек итү сәләте бармы? Болар хакында аның үзеннән сораштык. – Айысхаана, хәлләрең ничек? – Барысы да яхшы. Күптән түгел уку йортын тәмамладым, диплом алдым. Хәзер гастрольләрдә йөрибез. Әлегә Казанда калырга уйлыйм, монда миңа  бик рәхәт һәм уңайлы...
1085 читали · 3 года назад