Миннегалиева Сөмбел: “Һәр кыз бала көчле булырга тиеш, үз-үзен яклау өчен, мәсәлән!”
Исеме: Миннегалиева Сөмбел Нурсил кызы Туган көне: 10.11.2003 Туган җире: Кукмара районы, Югары Арбаш авылы “Бертуган апам журналист, әмма мин бөтенләй башка юл сайладым: быел унберенчене тәмамладым һәм медицина көллиятенә керергә җыенам” , - дипшаккаттырды безне арм-спорт белән шөгыльләнүчеСөмбел. Кызны кул көрәше 2019 елның июль аендакызыксындыра башлый, хәтта төгәл көнен дә хәтерли язмабыз герое – 29ы! “Безнең гаиләдә апам, әти-әнием, әби-бабам, ягъни һәрберебез музыка белән кызыксына, бик матур итеп җырлый...