Акча бәласе
Яратабыз инде тормышка зарланырга. Янәсе, әнә күршең яңа машина алган: ул – булдыра, ә син юк. Танышың шуба алып кигән, сиңа да кирәк. Күпме генә эшләсәң дә, акча бернәрсәгә дә җитми. Нигә алай булды соң да, нигә шулай килеп чыкты, имеш. Эх, бер авыз тутырып, “булганына Аллага шөкер” дияргә. Нинди генә язмышлар юк дөньяда! Без яңарак әйбер ала алмыйча интеккәндә, кемнәрдер көндәлек ипи җиткерә алмый газап чигә. Бу җәйне уенчыклар кибете сатучысы белән таныштым. Кичләрен аның белән сөйләшеп уздырдым...