Найти в Дзене
Әниләр көне
ӘНИЛӘР КӨНЕ Бәйрәмнәрнең иң изгесе - "Әниләр көне" җитә. Бөтен илләр, дөнья халкы Шатланып аны көтә. Дөньядагы тере җанның - Барсының бар әнкәсе. Һәр әнкәйнең җирдә яши Сөеп туймас бәбкәсе. Шушы бәбкәсен үстерә Бик саклап һәлакәттән. Ышанычлы таянычым Булыр диеп киләчәктә. Тузан кундырмый үстергән, Кадерләп бәбкәләрен. Кайберәүнең вөҗданы җитә Онытырга әнкәләрен. Ничек инде онытырга Тудырган үз анаңны? Ничек аннары яшәргә Югалтып иманыңны? Әниләрнең күңелләре Бик йомшак, сизгер була. Сагындырып рәнҗетсәгез,  Күзләренә яшь тула. Әниләргә күп кирәкми,  Сезнең килүне көтә. Кайвакытта телефоннан "Исәнме, әни?" дә җитә...
3 года назад
Әниләргә
ӘНИЛӘРГӘ Яшь вакытта берни уйламыйсың, Кая телисең, шунда барасың. Һәр кич Әнкәй сорый: - Кайчан, улым, бүген кайтасың? Нигә көтә Әнкәй зарыгып, сагынып? Кайткач үбә, әйтә аннан соң: -Үз балаңны үзең көткәч, Шунда белерсең, шунда аңларсың. Әниләрне нигә без көттердек, Таң атканда кайтып өйләргә? Кичер, Әнкәй, көттердем дип, Көч калмаган инде сөйләргә. Әнкәй түзә, әйтмәсәң дә, Бөтен эшләреңне ул аклый. Безне назлап үзе үстергәндә, Хәтәр җилдән инде ул саклый...
3 года назад