Найти в Дзене
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын, Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын. Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген, Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.
3 года назад
Ай һәм кояш
Һималая тау өстендә алтын бишек, Кояш йоклый һәр кич саен шунда тешен; Җил төн буе йоклаганын саклап тора, Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора. Йокысыннан Кояш ничек уяндисә, Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә; Исә-исә бөтен дөнья буе китә: Торыгыз! — ди,— уянырга вакыт җитә! Торып...
3 года назад
Пар ат
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый; Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый. Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый; Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы. Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм; Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм. Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем, Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем. Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз; Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз...
3 года назад
Кышкы кич
Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә! Җылы өйдә утырасыз якын мичкә; Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп,— Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә. Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә, Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә; Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә. Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар, Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар, Суыклыктан очар кошлар очалмасын,— Сезнең урын җылы, әйбәт,— ни кайгы бар?...
3 года назад
Эш беткәч уйнарга ярый
Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый. Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен. Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: «И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач! Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!» Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала: «Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала. Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам»...
3 года назад
Кызыклы шәкерт
Әйдәле, Акбай, өйрән! Арт аягыңда тор. Аума, аума! Туры утыр, төз утыр. – Ник син болай мине газаплыйсың? Мин әле бик кечкенә. Мин ике я өч кенә ай элек тудым. Юк, теләмим, мин өйрәнмим! Мин уйнарга гына телим...
3 года назад
Бала белән күбәләк
– Әйт әле, күбәләк! Сөйләшик синең белән. Син шундый күп очасың. Ничек армыйсың? Ничек яшисең? Ничек ризык табасың? – Мин кырларда, болында, урманда яшим. Көн яктысында уйныйм, очам. Тик гомерем бик кыска...
3 года назад
Сөткә төшкән тычкан
Бер көнне идән астында яшәүче тычкан бер табак сөткә егылган. Йөзә, чыгарга тели тычкан, әмма һич булмый. Йөри тычкан, йөзә, күңеле бер дә тыныч түгел. Шулай да ул өметен өзми. Тырышу бушка китми шул. Бик озак йөзгәннән соң, сөт куерган, майга әйләнгән...
3 года назад
Су анасы
Җәй көне; эссе һавада мин су коенам, йөзәм, Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. Шул рәвештә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач, Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач, Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым; Куркам үзем әллә нидән, юк янымда юлдашым. Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага. Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада. Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак, Шул тарак белән утыра тузгыган сачен тарап. Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып, Шунда яр буендагы куе агачларга посып...
3 года назад
Кәҗә белән сарык әкияте
Борын заман бер ир белән хатын торган, Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган; Асраганнар бер кәҗә берлә бер сарык, Болар булган берсеннән дә берсе арык.   Әйтә бер көн ире: “Кара монда, хатын! Үзең яхшы беләсең бит печән хакын; Китсен бездән чыгып кәҗә белән сарык, Ашап ята бушка гына алар азык”.   Хатын күнде, диде: “Ирем, ярар,ярар, Бу икене кумаклыкка булсын карар; Кәҗә белән сарык хәзер китсен бездән, Аларны соң асрап торып ни файда бар?”   Нишли инде мескен кәҗә белән сарык? Булмый хуҗа кушканына каршы барып; Икесенә бер зур гына капчык тегеп, Китте болар кырга таба сәфәр чыгып...
3 года назад
Шурәле
I Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр. Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем, Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем. Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде, Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә, Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә. Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава, Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява. Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк...
3 года назад