Яшьли сөйгән ярым...
1 нче бүлек Кич...Мәхмүт урамга чыгырга жыенып йөри.Көзге янында тәки әйләнеп йөруен күргәч, әнисе Мәхтүмә апа, аш бүлмәсеннән чыгып, улына таба юнәлде. Ул улына карап, һич сокланып бетә алмыйм иде. Мәхмүт – озын буйлы, киң иңбашлы, кара көдрә башлы, кузләренә карасаң, исең акылың китеп егылырлык, чибәр, гүзәл йөзле 18 яшендәге егет иде. Әнисе якынрак килеп, сүзне башлады: -Улым, кая болай әзерләнесең? -Әнием, бүген клубка чит авылдан концерт килә дип әйткән идем ич – диде Мәхмүт, кулы белән чәчен эрәтләп. -Иий, улым, онытыпта куйганмын бит,дип Мәхтүмә апа улының аркасыннан сөйде. Мәхтүмә апа 46 яшькә житкән, матур гына зәңгәр күзле, кыска көрән чәчле, түбән буйлы ялгыз хатын иде...