Найти в Дзене
Кәһва эчәргә яратасызмы? Ә нинди сортларын? Доньяның иң кыйбатлы кәһва сорты улда булса «Kopi Luwak». “Kopi” - кәһва дип тәрҗемә ителә “Luwak” исә бу кәһваның барлыкка килүенең сәбәпчесе булган кечкенә хайван исеме. Кәһваны ясау ысулы бик кызык кайсыгызга бәлки җирәнгечтә булып тоелыр)) “Luwak” яки пальма циветтасы кәһваның җимешләрен ашап аны аш казаны аша уздыра һәм аш казанының эшчәнлеге нәтиҗәләре белән бергә кире якты доньяга чыгара)))
2 года назад
Өскә менүме яки аска төшүме җиңелрәк. Аска төшү диярсез, әммә дә ләкин...юк) Мәръян чокыры – Тын океанның көнбатышында урнашкан, билгеле булганнар арасында җирнең иң тирән чокыры. Мәрьян чокырының иң тирән ноктасы Челенджер чоңгылы. Гуам утрауынан 340 км ераклыкта көняк-көнбатыштарак урнашкан. 2011 елның үлчәүләре буенча тирәнлеге диңгез тигезлегеннән 10 994 ± 40 м кадәр астарак. Җир йөзенең иң биек ноктасына (Эверест тауы яки тибетча Джомолунгма. Төрле мәгълүматларга караганда аның биеклеге 8844тән 8852 метрга кадәр җитә.) инде 4 меңләп кеше менгән булса Мәрьян чокыры төбендә әле 3 кеше генә була алган
2 года назад
Александр Флеминг.
Коридордан, ярык кына ачылган ишек аша кечкенә, кысын, вак-төяк әйберләр белән шыгрым тулы лаборатория бүлмәсендә, мәш килеп эшләгән Александр Флемингны күреп була иде. Менә ул бер урыннан икенче урынга Петри кәсәсен күчереп куя... җентекләп тикшереп, аңа гына мәгълүм булган билгеләр буенча аларны сортлап аера иде. Аңа бактериология дәреслеге өчен стрептакокклар турында бер бүлек язырга кирәк. Шуның өчен Флеминг күпсанлы микроб колонияләре өстеннән берничә тәҗрибә үткәрергә тиеш. Петри кәсәсен...
2 года назад
Тел турында берничә кызыклы факт. * Иң күп кулланылышта йөрүче сүз – инглиз телендәге “SET” сүзе. Ул, исем буларак 58 мәгънәдә, фигыль буларак 126 мәгънәдә кулланыла. * Дөньяда бүген 65 алфавит бар. Ә борынгы алфавит үрнәге Унгарит (хәзерге Рас – Шарта) шәһәрендә (Сурия) табылган. Аның барлыкка килүенең вакыты безнең эрага кадәр 1450 ел тирәсе дип исәпләнә. Табылдык рәвешендә булып, аңа 32 чөй тамга төшерелгән. * Иң күп хәрефле алфавит – Камбоджадагы кхмер телендә. Ул 72 хәрефле. Иң аз хәрефле (анда нибары 11 хәреф) алфавит – Бутенвиль утравында яшәүче ротокас кабиләсенеке. * Телләрнең күплеге ягыннан Папуа – Яңа Гвинея алдынгы урынны тота. Дөньядагы барлык телләрнең 10 процент чамасы, ягъни 500 гә якыны шунда тупланган. * Иң катлаулы тел – Дагстандагы табасаран теле. Анда килешләр саны гына да 48 гә җитә. * Дөньяда иң сирәк аваз – “рҗҗ” авазлары кушылмасыннан торган аваз. * Дөньяда иң киң таралган аваз – “а” авазы. Ул аваз булмаган телләр юк. Иң карт хәреф “о” авазы. Сузык булганга түгел, ә ул, моннан безнең эрага кадәр1300 ел тирәсендә финикиялеләр тарафыннан кертелгән булганга һәм бер дә үзгәрмичә безнең көннәрдә дә кулланылганга күрә. * Африкада яшәүче бушменнар телендә хәтта чиртү тавышына охшаган аваз бар. * Иң күп тел белүче дип, 1914 елда Франциядә туган Джордж Шмидт санала. Ул 19 телне яхшы белгән. Тагын 12 телдә бераз сөйләшә алган. * Иң күп тартык аваз Кавказдагы убых телендә – 85 аваз, югарыда искә алынган ротокас телендә исә иң азы – 6 тартык кына. "Татар иленнән" Гөлназ апа посты. Tatar ilen хәтерлисезме сез халык? Эх саклап калмадык....
2 года назад
Рис терассалары. Тәбигать могҗизалары белән сокланып туеп булмый. Көннән көнгә дөнья безне яңадан-яңа гадәттән тыш күренешләр белән таныштыра. Менә бу юлы Кытайдагы шаккатырлык матур кырлар. Рис кырлары киң баскычка, яки диңгездәге дулкыннарга охшаган. Уңыш вакытында алар тагын да матуррак була. Якынча 2500 ел элек хань исемле, күчмә халык, таулардан төшеп яңа тормыш кыра башлаган. Игенчелек белән көн күргән халык игътибар иткән, су белән капланган рис ускән җир уңдырышлырак була. Чүп үләннәре үз үзеннән бетә, ә рис өстәмә ашлама ала – азот. Шулай итеп, фермерлар, игенчелек эшләрен алып барыр өчен тау битләрендә уемлар ясарга карар кылган. Гаят зур эш бер ничә елдансоң тәмамланды. Бу эш төгәл хисап һәм пөхтәлек таләп итте чөнки кечкенә генә ялгышлыкта конструкияләрнең җимерелүенә китерә иде. Авырлыкларга карамастан бу кешеләр үзеннекенә иреште. Зур, мәйданы 20 мең км2 җиткән бу терассалар тауларның битендә, аларның контурларын кабатлап җәелеп ятты. Мең еллык бу терассалар әле хаман игенчеләр белән кулланыла һәм яхшы уңышлар бирә.
2 года назад
Сардин йөреше.
Сардин йөреше- табигат могҗизаларының берсе. Май ахырыннан алып июль ахырына кадәр ЮАРның көньяк-көнчыгыш яры буенда була. Бу табигый күренеш турында мәглүмат әз. Сардин сәфәрен башлар өчен су җылылыгы 21 градустан түбәнрәк төшәргә тиеш. Әгәрдә су җылылыгы үзгәрешсез калса суык су яраткан балык бу авыр сәфәренә чыкмый. Мондый хәл 2003, 2005 елда булды. Боек сардин йөрешен Гну антилоппасының йөреше белән чагыштырып була. Сардин өере 15чакрымга кадәр сузыла. Яр буена якынайган агымга кушылып балык көтүе көньяктан төньякка таба юл тота...
2 года назад
Туган тел кемгә кирәк ?
И туган тел, иң матур тел Әткәм, әнкәмнең теле Син кемгәдер кирәк түгел Ә кемгәдер кадерле....
4 года назад