Кайнаган еллар
"Республикабызга 100 ел" Күңел берлән сөям бәхтен татарның Күрергә җанлылык вактын татарның Татар бәхте өчен мин җан атармын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын Г.Тукай Бу ел Республикабызга 100 яшь тулды, бер гасыр эчендә халкыбыз күгендә якты да, караңгы да көннәр булды, милләтебез бергә төрле дәрәҗәләргә иреште, егылса да алга барырга тырышты, бөек каһарманнарын тудырды, югалтуын авыр кичерде. Бугенге көннәр турында әйткәндә куңелне әрнүгә салган моңсу чагылыш: яшьләр арсында телне оныту, татар тәңгәллеген югалту, үз милләтеңнең тарихын белмәү...