Найти в Дзене
Юныс Аминовның "Кичеккән тәүбә" китабы
2016 ел, Әлмәт. Мин улым белән апамның ансамбле концертына килгәч, фойеның бер өлешендә китап киштәсен күрдем. Шул киштәгә якынрак килгәч, анда китаплар күп түгел иде. Күз төште алсу төстән обложкалы китапка. Аның исеме «Кичеккән тәүбә» булып чыкты. Русчага тәрҗемәсе - «Запаздалое раскаяние». Авторы Юныс Аминов икән. 1982 елда үлде. Карале, ишеткән дә юк, әсәрләрне күргән дә юк. Ә монда 343 битлек китап, 6 спектакль әсәрләре белән. Тиражын карадым: бары 400 данә, бик аз дип фикерләдем. Мондый китап кулыма эләккәч, укымыйча булдыра алмадым...
5 лет назад
Мәктәптә, үзем турында
Мин бәләкәй чакта, рус телендә сөйләштем. Татарлар арасында үстем, мохите татарча – урысча иде. 4 яшемдә, әни апаны махсус музыка мәктәпкә керткәндә, мине дә күткә кысылган бук кебек, үзләре белән алды. Менә имтихан вакыты килеп җитте дә, апам әле генә дуслашкан кызлар белән качышлы уйнарга очып китте, ә мин әни тирәсендә бөтерелдем. Апаның керер вакыты җиткәч, әни нишләргә белмичә, минем белән керде. Жюри әгъзалары әнидән: “Кызыгыз кайда?” дип сорагач, әни: “Кайдадыр йөри, юк монда” җавап кайтарды...
5 лет назад
Японияга бару
Шул депрессия минем тәнемне биләп алгач бер генә котылу, бер генә ысул: ул берәр кая – утрауга китү хыялы иде. Минем апам академияда укуын дәвам итте, кич көне ресторанда биеп, ул тагын татар җырчылары белән гастрольләргә йөрде. Ресторанда биючеләр төркемнең җитәкчесе башта апама берәр чит илгә эшкә барырга тәкъдим итте, әмма шул вакытта апам кияүдә һәм баласын карый иде. Минем теләгем тормышка ашты – нинди дә булса утрауга китеп яшәү. Мин Японияга эләктем. Ничек дисез? Визаны ярты ел көттек. Шанхай аша, аннары Япониянең Фукуока шәһәренә самолет белән 12 сәгать очтым...
5 лет назад
Мәхәббәттә абыну (II бүлек)
Миңа үземә әллә нинди исем кушканнар бит, ошап бетерми идем. Сәбәпләр дә булганнар, ахры. Хәзер, иң асылына барып җитәбез. Мин балалар бакчасында Андрей исемле малайны ошаткан идем, тагын Марат дигәне бар иде. Ә Вовага без иптәш кыз Салимгәрәева Женя бнелән аңа бер мәлне тархуннан крышкаларын ыргыттык урамда йөргәндә. 1 класта Диас буйга бәләкәй, тик акыллы. Дүртенче класта Роберт исемле малайны ошаттым, ул 8 мартта туган ир бала. 6 класта Алексей Коряковцев миңа 6 – 7 сыйныфта, яртысын 8 класта күз ата иде, хәтта валентикалар җибәрә иде...
5 лет назад
Мәхәббәттә абыну
Минем китабым – сихри, күп сораулар, татлы мизгелләр һәм авыр газаплар китергән мәхәббәтем турында. Күңелемә сыймаслык хәлләр булды. Озак язмый тордым, язмамдыр, сөйләмәмдер, үземнең генә дә көчем җитәр кебек тоелды. Әммә көчем җитмәде шул: кешеләргә ишеттерәсем килә, җәмгыятькә җиткерәсем килә гайбәт өчен түгел, бер гыйбрәт өчен. Менә күңел авырым шул мәхәббәтәндер. Аерылышканнан бирле көн дә яшь кипмәде күзләремдә. Көчем җитсә үләр идем, ходайга тапшырып. Беләсезме ни өчен, нәрсәдер...
5 лет назад