Снюс сатсаң – җаваплылыкка
РФ Дәүләт Думасы снюс һәм насвай саткан өчен җаваплылыкны көчәйтү турындагы канун проектын беренче укылышта кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина бу канунга: “Дәүләт Думасы психоактив чараларны законсыз сатуга каршы көрәш буенча планлы эш алып бара һәм бүген без беренче укылышта снюс һәм насвай саткан өчен административ җаваплылыкны арттыручы закон проектын хупладык...