Нахакка рәнжетелгәннәр
Архангельск турында уйланулар: Эшләгән колхозчыга унар кг бодай биргән өчен 1934 нче елда кулга алынып, 1944 нче елда Ак диңгез буенда мәрхүм була. Җәен-кышын салкын җил Исәдер ул төньяктан. Шуңа күрә әсирләрне Җибәргәннәр бу яктан. Минем картәтинең Зур гаебен тапканнар: Бер кесә бодай өчен Төрмәгә япканнар...