ХЫЯЛ Карлар эри дә, артыннан Гөрләвекләр җилдерә. "Нинди з-у-у-р елга ага!" - дип, Карап тора Илзирә. Исе китеп күзәтә ул, Язның челтер агышын. Энесе белән бүлешә, Үзенең зур "табышын". "Бу елгадан озакламый, Йөзеп китәр кораблар!" Булмас димә! Ник ашмасын, Күзаллаган хыяллар?! Люция Әблиева
Көмеш Кыңгырау
Кызыл пальто (булган хәл)
Фәнилә белән Зәлия урам аша күршеләр. Икесе дә 4 нче сыйныфта укыйлар. Бергә уйныйлар. Кыш башлану белән Зәлиягә әниләре бик матур кызыл пальто алып бирделәр. Фәнилә абыйсыннан калган кара кучкыл төстәге пальтосын болай да бик яратып кими иде, Зәлиянеке янында инде бөтенләй иске, ямьсез күренә сыман. Бернишләр хәле юк Фәниләнең: әнисенең берүзенә өч бала, барысына да җиткерергә кирәк. Шулай да, Зәлиянеке төсле кызыл пальто турында хыялланмаган бер көне дә юк. Чынлап теләсәң, теләк кабул була дигәнне ишеткәне бар иде, инде менә ныклап шуңа инанды...
Капчык төбе
Капчык төбе Безне аңламаганга сабышалар... — Чырык-чырык, чирик-чирик, чем-чем... Иң матур җыр бу! Карлы шәһәрегездә башка сайрар кошлар юк, без үзебез генә. Ә сезнең исегез дә китми, күтәрелеп карарга иренеп, арлы-бирле йөренәсез. Төркемнәрегезнең рәте-чираты юк, кулларыгызда — йөк, иңнәрегездә — авырлык, чыраегыз җиргә баккан. Кайтып килешегезме, китеп барышыгызмы? Ник тукталып тыңламыйсыз? Бу дөньяда кошлар сайравына исе китми торган кырмыскалар гына була иде. Сезгә сандугач җыры кирәк! Сандугачларыгыз,...
Капка (Ләлә Гыймадиева)
Айсылуның кайту хәбәрен Искәндәргә күршесе Сәлим җиткерде. — Ул, малай, әтисенең машинасын күрсәң! — дип, тел шартлата-шартлата сөйләде. — Кап-кара джип. Елык-елык килеп тора. Безнең авылның кантарга каткан урамына мондый машинаның кереп җитә алганы юк иде әле! Тагын ниләр сөйләгәндер Сәлим, үзе аны тыңлаган кебек утырса да, уйлары белән әллә кайларга хәтле барып җитте Искәндәр. Айсылуны күрмәгәнгә ничә еллап булды икән инде? Беренче тапкыр тәпи йөри башлаганда алып кайтканнар иде аны, шуннан соң кызый һәр җәйне авылда үткәрә башлады...
