Башкортстан Татар милли-мәдәни автономиясе 10 еллыгын билгели
Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указына ярашлы, “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 17 майда Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы утырыш үтте. Уфада тәү тапкыр узучы чарада Башкортстан Башлыгы Хакимияте, Хөкүмәте, Дәүләт җыелышы-Корылтай, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясенең төбәк бүлекчәләре булган Русиянең 40 төбәгеннән, Башкортстанның район һәм шәһәрләреннән мәртәбәле делегацияләр, татар теле укытучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты...