Найти в Дзене
Пәрәмәч
Хәзерге оннарның җәелеп китә торган гадәте бар, шуңа күрә камырны чак кына катырак та басарга мөмкин. Бер пәрәмәчкә 30 г камыр кирәк. Камырны шарлар итеп әвәләп, өстен тастымал белән ябабыз да, эчлек әзерлибез. Эчлеге ит белән суганнан гыйбарәт. 400 г тарткан иткә 2-3 баш зур суган чыгарасы һәм тәменчә тоз белән борыч кушып болгатасы...
6 лет назад
Иртәнге аш өчен зыянлы булган 5 ашамлык
Иртәнге аш –– иң төп ашау вакыты. Тәүлекнең нәкъ шушы вакытында яхшы итеп туклану зарур. Көнне нәрсәдән башларга, ә нәрсәне чүп савытына салырга? Бу исемлектә чипсы яки консервантлар юк, билгеле. Шулай да берничә файдалы ризыклар исемлегенә кергән «алдаугыч» ашамлыклар табарсыз.    Әзер күпертмәләр (хлопья)   Маркетологлар һаман саен әлеге ашамлык иң идеаль иртәнге ризык дип расласалар да, бу хаклыкка туры килми.  Ябыгу вәгъдә иткән  җитештерүчеләр  күпертмәләргә шикәр комы салалар. Шикәрдән файда бик аз: углеводлар кандагы глюкоза дәрәҗәсен тиз арада арттыра да, кабат ашыйсы килә башлый...
6 лет назад
Бик тәмле караҗимеш бәлеше
Камыр: 1 пачка маргаринны әкрен генә утта эретеп, 2 стакан сөт, 1 пачка коры чүпрә өстибез ( «Саф-момент» ), 2 аш кашыгы каймак, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, чеметеп кенә тоз салабыз да, камыр йомшак кына булырлык итеп он белән басабыз. Эчлек өчен: 1 стакан караҗимешне юып, кәстрүлгә салабыз да, тәмам изрәгәнче сүрән утта пешерәбез. Пешү вакыты төрле сортныкы төрлечә. Камырны бер зуррак, бер кечерәк ике кисәккә бүлеп, зуррагын...
6 лет назад
Бакчачы Руслан Бекбулатов: «Алмагачны каен дегете, солярка һәм дуңгыз мае саклый»
Көз көне бакчалар җиләк-җимеш, яшелчәләрдән бушап кала, әмма моңсуланып утырырга вакыт юк, уңышны җыеп алу әле бакчада эш беткән дигән сүз түгел. Бакчаны, теплицаны җыештырасы, түтәлләрне казыйсы, агач-куакларны кышка әзерләп калдырасы бар. Һәвәскәр бакчачы Руслан БЕКБУЛАТОВ белән дә без көздән бакчада эшләп калдырасы эшләр турында сөйләштек. Руслан бакчачылык белән 2002 елдан бирле шөгыльләнә. Аның бакчасында егерме сорт виноград, унбиш сорт алма, ун сорт груша, айва, абрикос һәм тагын бик күп куаклар үсә...
6 лет назад
Сумса рецепты
Урта Ыртыш татарлары сумсаны бәйрәм булганда да, кайгы төшкәндә дә әзерлиләр. Эчлеген дә төрледән-төрле ясыйлар – бәрәңге, уылган кишер, ливер, джем һәм башкалар. Без исә итле сумса ясыйк. Камыр: Камырны басабыз, сәгать ярымга кабартырга куябыз. Эчлек: Эш барышы: Камырны җәеп, өстенә көнбагыш яки акмай сөртәбез. Артык тыгызламый гына рулет шикелле итеп төрәбез...
6 лет назад
Илсөя Бәдретдиновадан гөмбәне кышка әзерләү буенча 3 киңәш
Илсөя Бәдретдинова – татар эстрадасының иң чибәр һәм талантлы җырчыларының берсе. Аның өстенә әле ул уңган хуҗабикә дә! Гастрольләр вакытында Балтач якларында өйрәнеп кайткан гөмбәне кышка әзерләү серләре белән ул безнең белән дә уртаклашты. 1. Кышкылыкка гөмбә туңдыру Ашарга яраклы теләсә кайсы гөмбәне (опята һәм гөреҗдәдән башка) коры килеш чистартып, салкын су белән юарга. Суга лавр яфрагы, түгәрәк кара борыч, сарымсак, укроп (сабагы да, яфрагы да), канәфер, тоз, әз генә аш серкәсе салып, шул рассолда 20 минут пешерергә...
6 лет назад