Найти в Дзене
⭐ Бөек бәйрәм — Җиңү көне алдыннан Олы Кибәче авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләүгә багышланган күңелне нечкәрткеч чара узды
⭐ Ветераннар Мария Васильева һәм Мөхәммәтгали Шәвәлиев җирлек җитәкчеләреннән бүләкләр алдылар. ⭐ Котлауда җирлек башлыгы Айрат Сафин, Олы Кибәче урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Диләрә Камалова һәм беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар катнашты...
9 часов назад
⭐ Сугыш җырлары: күпме солдатның йөрәген җылыткан
Без аларны 9 майда кечкенәдән җырлап үстек – һәйкәлләр, Мәңгелек ут һәм Бөек Ватан сугышының тере шаһитлары булган, сафлары елдан‑ел сирәгәя барган ветераннар каршында. «День Победы», «Священная война», «Катюша», «Тёмная ночь», «В землянке», «Смуглянка», «Синий платочек»... ⭐ Шәмәрдән лицее укучылары арасында Сугыш чоры җырлары бәйгесе узды...
9 часов назад
“И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз
?” 📖 Саба район үзәк китапханәсендә “Әдәби мирас” проекты кысаларында шундый исемдәге дәби квиз үткәрелде 📖 Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасының китапханәләрендә Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан төрледән-төрле чаралар уздырыла. 📖 Саба район үзәк китапханәсендә “Әдәби мирас” проекты кысаларында “И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?” исеме белән әдәби квиз үткәрелде. Чарада китапханәчеләр, “Мишә дулкыннары”, “Өлкәннәр”, “Сөембикә” клуб берләшмәләре әгъзалары катнашты...
10 часов назад
«Алдынгылар хәрәкәте»нең Саба җирле бүлекчәсе һәм Саба гимназиясе укучылары, остазлар белән берлектә Кызыл Мишә авылындагы мөмкинлекләре
чикле балалар өчен Саба мәктәп- интернатында очашуда булдылар. Чарада катнашучылар бергәлектә «Нәрсә дөрес, нәрсә ялган?» дип аталган уен уйнадылар һәм күп кенә яңа, гаҗәеп фактлар белделәр. Шулай ук балалар «Беренчеләр Әкиятләре»...
10 часов назад
Хәерле иртә, дуслар-туганнар
! 🌱☀️ Яңа көннең иртәсе Китерсен яхшы хәбәр 💌 Ил-көнебез тыныч булсын, Булмасын хәвеф-хәтәр🌷 Уңышлардан гына торсын  Пәнҗешәмбе иртәсе☀️ 📌23 апрельдә кояш томан әсирлегендә булса, икмәк уңышы уңар...
18 часов назад
🍃☀️ Киләсе эш атнасы кыска – дүрт көнлек булачак
🍃 Россиядә киләсе эш атнасы, Яз һәм Хезмәт бәйрәме якынлашу сәбәпле, кыска булачак. Ул 27 апрельдән 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 🍃 Шулай итеп, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – дүрт көн эшләячәкбез. Шуннан соң безне 1 майдан 3 майга кадәр өч көнлек ял көтә. Моннан тыш бәйрәм алды көне – 30 апрельдә эш вакыты 1 сәгатькә кыскара...
1 день назад
🖋 Саба урта мәктәбенең 1б сыйныфы укучылары укытучылары Фәридә Вакыйф кызы Фазуллина белән берлектә, Саба үзәк китапханәсендә кунакта
булдылар. Балалар бөек шагыйрь Г. Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан әзерләнгән чарада катнашып, шагыйрь иҗатына кагылышлы викторина сорауларына җаваплар бирделәр, аның шигырьләрен сөйләделәр. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чараның икенче өлешендә  “Г...
1 день назад
⭐ Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Булат Нәҗипов Явлаштау урта мәктәбе укучылары белән бергә тыл ветераны Шәмсия апа Сәйфуллина гаиләсендә
кунакта булдылар. Аны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар. Шәмсия апага нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Очрашу җылы, дустанә атмосферада үтте.
1 день назад
⭐ 21 апрель көнне Казан югары танк команда училищесында «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды
⭐ Саба районы данын Саба гимназиясенең "Патриот Саба" һәм К.С.Байкиев исемендәге Икшермә кадет-интернат мәктәбенең "Патриот 116" командалары югары дәрәҗәдә яклады. Барлык командаларыбыз да җиңүчеләр рәтендә! 🥇1 урын — «Патриот 116» (зурлар төркеме) ...
1 день назад
🔺22 апрель – Ленин туган көн – пионерлар сафына керү көне буларак билгеләп үтелә
🔺Совет елларында нәкъ менә Владимир Ильич Ленинның туган көненә туры китереп,  зур тантана белән укучылар пионерлыкка кабул ителгәннәр. “Элек 22 апрель көне мәктәпләрдә бик тантаналы үтә иде. Пионерга...
1 день назад
⚡️Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасының Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановны Дуслык ордены белән бүләкләде
Шул хактагы указ хокукый актлар порталында урнаштырылган. «Хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен», - диелә указда. Рәис Миңнеханов Татарстанның Саба районын 2006 елдан бирле җитәкли. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Моннан тыш,...
1 день назад
📖 Саба үзәк китапханәсендә “Әдәби мирас” проекты кысаларында Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “И мөкаддәс моңлы сазым
! Уйнадың син ник бик аз?” дигән лекция узды. 📖 Лекцияне Татарстанның атказанган укытучысы Халилова Мөршидә Сәүбән кызы алып барды. Чарага килүчеләр шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышты, белгәннәрен ныгытты, яңа мәгълүматларны кызыксынып тыңлады...
2 дня назад