Найти в Дзене
Хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар
! Сезне чын күңелдән татар халкының иң күркәм милли бәйрәмнәренең берсе — Сабантуй белән тәбрик итәм! Сабантуй – халкыбызның бай тарихын, милли рухын, гореф-гадәтләрен саклап килгән олы бәйрәм. Ул туган телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәр­бияли, хезмәт кешесенә хөрмәт уята, икмәк кадерен белергә өйрәтә. Елдагыча, быел да без әлеге бәйрәмне матур хезмәт нәтиҗәләре белән каршы алабыз. Районыбызның һәр тармагында да уңышлар бар, күп күрсәткечләр буенча алдынгылар сафында атлыйбыз...
1 день назад
Хөрмәтле райондашлар
! 🌸🌿Сезне чын күңелдән татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе белән котлыйбыз! Сабантуй халкыбызның сагынып көтеп алган, яраткан бәйрәме. Алай гына да түгел, ул барлык халыкларны берләштерә, бергә туплый торган бәйрәм. ...
1 день назад
Саба районының яшь коткаручылары «Куркынычсызлык мәктәбе» республика ярышларыннан кайттылар
Биектау районының «Байтик» палаткалы лагеренда «Куркынычсызлык мәктәбе» дигән масштаблы республика ярышлары тәмамланды. Иң яхшылар исеменә бөтен Татарстаннан 14 команда көрәште. Саба муниципаль районыннан бу ярышларда мәктәп укучыларының җыелма командасы катнашты, алар яхшы әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, йомгаклау буенча 6 нчы урынны алдылар. Ведомство вәкилләре Саба укучыларының...
1 день назад
🌷🩷 Ике милләт, ике гореф-гадәт, уртак бәхет һәм мәхәббәт
Анатолий һәм Венера Макаровлар гаиләсе районыбызда күпләргә таныш. Анатолий Владимирович 2010 елдан Иштуган урта мәктәбенә җитәкчелек итә, Венера Илдус кызы әлеге мәктәптә математика фәненнән укыта. Удмурт егете белән татар кызын уртак хезмәт таныштыра. Яшь белгечләр буларак районга эшкә кайткач, укытучылар  семинарында таныша алар. Анатолий үзе төп чыгышы белән Кукмара районыннан. Гади эшчеләр гаиләсендә туып үскән...
1 день назад
Саба муниципаль районының инфраструктура үсеше бүлеге Олы Нырты авылында мөһим социаль объект – күпфункцияле авыл мәдәният йорты төзелеше
барышы турында хәбәр итә. Төзелеш мәйданчыгында көн саен 90 квалификацияле белгеч эшли һәм 7 берәмлек махсуслаштырылган техника җәлеп ителгән.
2 дня назад
⚽ Эзмә урта мәктәбенең футбол кырында Чик сакчылары көненә багышланган футбол турниры уздырылды
⚽ Әлеге чарада Саба районының ведомстводан тыш сак бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Галиев, “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов, Чик сакчыларының район берләшмәсе рәисе Марсель Сабиров һәм ветеран чик сакчылары катнаштылар. ⚽ Турнирда Олы Шыңар урта мәктәбе,...
2 дня назад
▫️«Сабантуй» стендка ату һәм спортинг комплексында стендка ату буенча чемпионнарны тәрбияләгән СССР спорт мастеры Алексеев Юрий Владимирович
хөрмәтенә мемориал такта куелды. ▫️Тантанада Башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов, спортчылар, шулай ук Юрий Владимировичның туганнары һәм якыннары катнашты. Тантанада катнашучылар остазны бер минут тынлык белән искә алдылар...
2 дня назад
Районыбызның Тимершык, Эзмә, Явлаштау авылларында бушлай «Ура, Авылга!» сменалары узачак😍Син татар мәдәнияте белән якыннан танышачаксың
, төрле остаханәләрдә, кызыклы экскурсияләрдә, традицион ярышларда һәм башка активлыкларда катнашачаксың!🥳Чараның иң соңгы көнендә популяр артистлар катнашында кичке күңелле Сабантуй көтелә💥Әгәр дә сиңа 7 яшьтән 17 яшькә...
3 дня назад
🏘Саба районыннда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында тораклар төзелеше башланды
🏘Быел планда 4 торак комплексы төзелү тора. Шуларның икесе Байлар Сабасы бистәсендә, тагын икесе Шәмәрдән авылында урнашачак. Барысы бергә 65 йорт сафка басыр дип көтелә: район үзәгендә - 40 йорт, Шәмәрдәндә 25 йорт төзеләчәк. 🏡Проект авыл халкы өчен уңайлы тору шартлары булдыруга һәм территориянең кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән...
3 дня назад