Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә»
Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык. – Татар халкында элек-электән аерылышучылар саны аз булган, ә ятимнәр бөтенләй булмаган. Бүген исә аларның саны коточкыч тизлектә арта, моның сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?
– Элеккеге заманда әти-әниләр кызларына яки улларына парны үзләре сайлаган...