Найти в Дзене
Актанышта җәяүлеләр арта
Агымдагы елның 9 аена районда 247 юл фаҗигасе теркәлгән. Аларда 5 кешенең гомере өзелде, 28 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Әлеге юл фаҗигаләренең 11 очрагы руль артына исерек хәлдә утыручылар гаебе белән килеп чыккан, һәм аларда 3 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, ди район ЮХИДИ хезмәткәре. Алар тарафыннан үткәргән рейдларның нәтиҗәсендә ел башыннан җәяүлегә калучылар саны тагын 114кә арткан. Хөрмәтле райондашлар! Хокук бозып, исерткеч эчемлек кулланган килеш руль артына утыручыларга битараф калмасак иде...
7 лет назад
Республика көнендә Актанышта унбишенче спорт мәйданчыгы ачылды
30 августта Татарстанда яшәүче барча халык, шул исәптән актанышлылар да, Республика көнен билгеләп үтә. Безнең районда бәйрәм уңаеннан чаралар иртәнге сәгатьләрдән үк башланып китте. Актаныш халкын уртак бәйрәмебез белән тәбрик итәргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев килгән иде. САН: Бүгенге көндә Актаныш районында барлыгы 30 575 кеше яши. Шуларның 5999ын 14 яшьтән 30 яшькә кадәрлеләр тәшкил итә. Ягъни алар безнең киләчәк. Яшь буынны бар яклап та сәламәт итеп тәрбияләү максатыннан Татарстанда киң күләмле эш башкарыла...
7 лет назад