Найти в Дзене
Сугышта кавалеристлар каска кигәнме?
Икенче Бөек Ватан сугышы турында без шактый хәбәрдар. Бу афәт күпме кешене үзенең корбаны итүе турында, иң мөһим бәрелешләр хакында һәр ел саен митингларда сөйлиләр. Ә менә гап-гади сорауны ишетсәк, мисал өчен, “Сугышта солдатлар нинди каска кигән?” дисәләр, аптырап калабыз. Һәр илнең үз коралы булган кебек, саклану өчен кулланылган баш киемнәре дә аерылып тора. Кайсы илнең каскасы сыйфатлырак икән соң? Ни өчен инглиз каскаларын “аш савыты” дип йөртәләр? Советлар Союзының каскаларына охшаган Америка...
6 лет назад
Сөйли торгач, үзем дә ышана башладым
Кайбер кешеләрнең сөйләвен сәгатьләр буе тыңлап утырасың, ә бәгъзе адәмнәрне шунда ук “сүндереп” куясы килә. Гадәттә, сөйләүче аудиториягә файдалы мәгълүмат җиткерә. Бер үк темага чыгыш ясаган ике ораторга тыңлаучыларда төрле мөнәсәбәт булуы ихтимал. Нәрсәгә бәйле соң бу? Җавапны көттереп тормыйм, сез үзегез дә аңлагансыздыр - эш мәгълүматны тыңлаучыга җиткерү осталыгында. Ораторның киеме Тыңласыннар өчен ораторга искиткеч чибәр булу мәҗбүри түгел, әмма аның тышкы кыяфәте тыңлаучының игътибарын җәлеп итәргә тиеш...
6 лет назад
Антарктидада супермаркет бармы?
Бүгенге заманда бер дәүләткә карамаган илләр дә бар икән әле. Шуның берсе Антарктида булса, икенчесе Бир-Тавиль. Бир-Тавиль — Судан һәм Мисыр чигендә XIX-XX гасырларда чикләрне үзгәртү нәтиҗәсендә барлыкка килгән җир кисәге. Берничә гасыр дәвамында Судан хөкүмәтенә дә, Мисырга да бу җирләр кирәк булмый. Менә берничә ел элек кенә аңа ия табылган. Бер америкалы әлеге җирне "принцесса" булырга хыялланган үзенең 7яшьлек кызына бүләк иткән, диләр. 1300 квадрат метр мәйданы булган бу җир аңа күпмегә төшкәне билгесез...
6 лет назад
Моны һәр мөселман белергә тиеш
Аллаһка шөкер, без – мөселманнар. Безнең илаһыбыз - Аллаһ, Китабыбыз – Коръән, кыйблабыз – Кәгъбә, Пәйгамбәребез – Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһи вәссәлам. Беренче кеше һәм беренче пәйгамбәр – Адәм галәйһиссәлам. Ул 960 ел яшәгән, буе 27 метр булган. Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) әтисенең исеме – Габдуллаһ, бабасының исеме – Габдулмоталлиб, әнисенең исеме – Әминә. Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе ирешсә иде!) 50 яшенә кадәр гомер иткән хатынының исеме – Хәдичә...
6 лет назад
“Үле җаннар” чирлиме?
Тверь дәүләт медицина университеты клиникасында 8 октябрьда гауга килеп чыга. Бу көнне анда эшләгән 7 табиб тоткарлана. Тикшерүчеләр, табибларны кулга алыр өчен, аларның өйләренә хәтта коралланган спецназ да җибәрә. Уникаль һәм югары технологияле операцияләр ясалучы клиниканың эше туктап калган дияргә дә була. Килеп чыкан вәзгыять аркасында яман шеш белән авыручыларны хәтта стационарга салудан да баш тарталар, дип яза кайбер мәгълүмат чыганаклары. Баксаң, эш менә нәрсәдә икән. Тверь өлкәсендә...
6 лет назад
Санитарларның мыскыллавына түзә алмаган
Магнитогорскиның психоневрология интернатында санитарлар өлкән яшьтәге бер пациентны ничек мәсхәрәләүләрен видеога төшергәннәр. Видеоязмада диванда тыныч кына ял итеп утырган бер бабайга резин аяк киеме аталар, күз ачып йомганчы арада очып килгән тапочка аның башына килеп эләгә. Әмма бу гына аз тоелган күрәсең, санитар егет психоневрологик авыруны башта котырта-котырта үз артыннан йөрттерә. Инде 72 яшьлек авыру кире диванга бара башлагач, санитар аның "арт шәрифенә" китереп тибә. Бу хәлне карап торган башка санитарларның видеода көлгән тавышлары ишетелә...
6 лет назад
Егерме ел типмәгән йөрәк
Кеше организмы бүгенге көнгә кадәр өйрәнелеп бетмәгән. Инде барысы да билгеле кебек тоелса да, галимнәр елдан-ел әллә нинди кызыклы тәҗрибәләр, исәпләүләр ясап, безне шаккаттырып торалар. Яңа мәгълүмат еш кына гасырдан-гасырга килгән фикер сөрешен үзгәртеп җибәрә. Йөрәгеңне тыңлар идем... Кешенең йөрәге гадәттә минутына 72 тапкыр тибә, көненә 100 меңләп, елына 36 миллион һәм бер гомергә уртача 2,5 миллиард тибрәнеш ясый. Әмма йөрәкнең тибүдән кала, аның тыныч торган вакытлары да шактый җыела. Әгәр...
6 лет назад
Сүз белән генә 130 мең “эшләгән”
Алдакчылар көннән көн остара, шомара бара. Кешене алдап, төп башына утыртуның әлә нинди яңа ысулларын табып кына торалар. Шушы көннәрдә Казанда яшәүче бер хатын-кыз ике елга колония җирлегенә хөкем ителә. 27 яшьлек хәйләкәр хатын ике ел эчендә 20 кешене алдарга өлгерә. Аферист хатынның алдау схемасы бик гади була: визажист, маникюрчы һәм башка матурлык индустриясе эшчеләренең хезмәтләреннән файдаланганнан соң, акча түлисе урынга ул аларга "минем үзем белән акчам юк, картамны да өйдә калдырганмын" дип, акчаларны мобиль банк аша күчерергә тәкъдим ясый торган була...
6 лет назад
Изге гамәлнең әҗере
Кеше нинди генә изге гамәл кылмасын ул аның нәтиҗәсен яки бу дөньяда яки ахирәттә күрәчәк. Шуңа дәлил буларак гыйбрәтле бер хәдис бар. Габдуллаһ ибн Гомәр (радыйаллаһу гәнһе) әйтә: «Мин Аллаһының илчесе Мөхәммәд (салләллаhу галәйhи вәсәллам)нең шулай дип әйткәнен ишеттем: «Сезгә хәтле өч кеше сәфәргә чыгып китте. Төн җиткәч алар йоклау өчен бер тау куышына керделәр. Шул вакытта таудан бер зур таш тәгәрәп төшеп, чыгу юлын томалады. Алар бер-берсенә әйтте: «Бу таштан сезне бары тик Аллаһыга изге гамәлләрегезне искә төшереп, дога кылуыгыз гына коткара ала»...
6 лет назад
Бал кортларын үтергән өчен төрмәгә утыртканнар
Шушы көннәрдә Австриянең Клагенфурт шәһәрендә яшәүче бер бакчачыны, бал кортларын үтергәне өчен, 1елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, өстәвенә ул 20 мең евро күләмендә штраф та түләргә тиеш. 47 яшьлек ир-ат быел үзенең плантациясендәге җиләк-җимеш агачларының чәчкәләренә хлорпирифос дигән агу сибә. Аның нәтиҗәсендә шушы төбәктәге 50 колониянең умарта кортлары үлеп бетә. Суд бакчачының бу пестицидның әлеге бөҗәкләргә нинди зыян китерергә мөмкин булуын аңлап эш иткән дигән нәтиҗәгә килә. Моннан кала,...
6 лет назад
Пышылдап сөйләшүнең зыяны бармы?
Тавышны киметеп сөйләшүнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Серләребезне уртаклашканда, башкалар йоклаган вакытта, җидти чыгышларны тыңлаганда, авырган чакта, телибезме без, теләмибезме, пышылдап сөйләшергә туры килә. Сәбәпләр күптөрле булса да, галимнәр пышылдауга күчмәскә өнди. Нигә әкрен сөйләшергә ярамаганын аңлар өчен тавышның ничек ясалганын, кайсы органнарның аваз ясауда катнашуын искә төшерергә кирәк. Артикуляцион (ягъни тавыш ясаучы) аппарат үпкә, сулыш юллары, авыз һәм борын куышлыгы, йоткылык, анат бугазыннан тора...
6 лет назад
Үзенең сукыр эчәгесенә операцияне үзе ясаган
Антарктидага барыр алдыннан кешегә акыл тешләрен һәм сукыр эчәгесен алдырырга кирәк. Әлеге континентка китәр алдыннан кеше бу әгъзаларын, алар сау-сәламәт булган очракта да, алдырырга тиеш, чөнки Антарктидада хирургия операцияләре ясалмый, дигән фикергә тап булганым бар. Чынлыкта исә бу сүзләр чынбарлыкка туры килми икән... 1961нче елның 30 апреленда СССР Җир йөзен тагын бер хәбәр белән таң калдыра: урыс полярнигы үзенең сукыр эчәгесенә операцияне үзе ясаган! Шушы ук елның 12 нче апрелендә Юрий...
6 лет назад