1 подписчик
Казан ханлыгының кыскача тасвирланган мәйданы, аның гомуми җире, татарларны һәм Казанга буйсынып яшәгән башка халыкларны берләштергән бер дәүләт җире булып саналган. Тарихи чыганакларда Казан ханлыгына төрки телле башка халыклар һәм фин-угор кабиләләре керүе турында язылган. Мәсәлән, 1469 елда Мәскәү гаскәренең Казанга яуга чыгуын язганда шундый бер вакыйга теркәлгән: Казаннан качып чыккан бер рус әсире Идел буена урнашкан рус гаскәре лагерена хәбәр китергән: «Казан падишасы Обреим (Ибраһим) үзенең бөтен җиреннән, Кама буеннан, Сыплин ягыннан, костяк, Агыйдел, вотяк һәм бакшыр якларыннан гаскәр туплаган». Тикшерүчеләр Сыплин җирләрен Татарстанның төньягындагы хәзерге Чепья (Ципья) җирләре дип саныйлар. Костяк ягы дигәнне төркиләшкән угорлар—иштәкләр биләгән төньяк-көнчыгыш җирләре булырга тиеш дип аңларга кирәк.
Равил Фәхретдинов
буенча
#тарих #татарлар #история #историятатар #татары #историятатарстана #тюрки #мусульмане #ислам #татарстан #булгария #золотаяорда #алтынурда #tatar #turk #islam
Около минуты
26 июля