1 подписчик
Казан татарлары — борынгы болгарларның лаеклы оныклары. Алар күбрәк сәүдә белән шөгыльләнгән. Игенчелекне әллә ни яратмаганнар. Аз гына акча җыйсалар да, шунда ук сәүдә итә башлаганнар. Татарларның тырышлыгы һәм эш белүе аркасында, аларның күбесе тиз байыган.
Игенчелек ягыннан татарлар руслардан калышкан дип язган автор. Казаннан көнчыгышта урнашкан күп кенә татар авылларында алар бөтенләй иген икмәгәннәр. Үз җирләрен еллык түләүгә русларга, чуашларга һәм вотякларга (хәзерге удмуртларга) биргәннәр.
«Рәсәй халыклары. Этнографик тасвирламалар», 2 нче кисәк 1880 ел.
Около минуты
23 июля