Найти в Дзене
1 подписчик

Татар кешесе, нинди генә белем алса да, үзенең татар булып калуын дәвам итә, үз халкына тугрылык саклый.

Милли хис белән яшәгән зыялылар үзләренең милли динен дә яклый. Чөнки алар фикеренчә, динсез милләтнең бердәмлеге дә, көче дә булмый. Алар мәчетләр төзүдә, каршындагы мәдрәсәләрне саклап үстерүдә, мөселман дини әдәбиятын бастыруда, китап таратуда, исламны таратуда һәм күрше халыклар — чирмешләр, арлар, чуашлар арасында татар мәдәниятен җәелдерүдә актив катнаша.
Соңгы 20–30 елда татар дөньясында исламны яңарту юнәлешендәге хәрәкәт аеруча көчәйде. Бу хәрәкәттә панисламизм идеяләре дә сизелә. Яңа мәдрәсәләр ачыла, анда дини белем белән беррәттән физика, математика, химия, Аурупа телләре кебек фәннәр дә укытыла.

«Казан татарлары»
П. Знаменский буенча
Татар кешесе, нинди генә белем алса да, үзенең татар булып калуын дәвам итә, үз халкына тугрылык саклый. Милли хис белән яшәгән зыялылар үзләренең милли динен дә яклый.
Около минуты