Найти в Дзене
1 подписчик

XVI гасырның икенче яртысыннан – XVII гасырга кадәр Рәсәй татар-мөселманнары тарихына караган законнар Рәсәй дәүләтенең хокук системасында кабул ителгән рәсми документларда чагыла.

Мөселманнар тормышында мөнәсәбәтләр Шәригать кануннары буенча көйләнгән. Бу кануннар дүрт төп чыганакка нигезләнгән: Коръәнгә, Сөннәткә, иҗмагка һәм кыяска.
Патша хөкүмәте бу кагыйдәләрне тамырдан үзгәртергә омтылмаган. Шуңа күрә Шәригать кагыйдәләре татар ханлыкларында дәүләт бәйсезлеге чорында да, аны югалтканнан соң да гамәлдә калган.
XVI гасырның икенче яртысында патша хөкүмәте Казан һәм Әстерхан ханлыкларын кушып алганнан соң кабул иткән законнарны ике юнәлешкә бүлеп карарга мөмкин: дөньяви һәм дини.

«Татарлар тарихы», V том.
XVI гасырның икенче яртысыннан – XVII гасырга кадәр Рәсәй татар-мөселманнары тарихына караган законнар Рәсәй дәүләтенең хокук системасында кабул ителгән рәсми документларда чагыла.
Около минуты