Найти в Дзене

МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ


БУ ҖЫРЫМ БАРЛЫК УКЫТУЧЫЛАРЫМА, БЕРГӘ БЕЛЕМ АЛГАН КЛАССТАШЛАРЫМА, КУРСТАШЛАРЫМА ҺӘМ УКУЧЫЛАРЫМА БАГЫШЛАНА.

erlar.ru/node/6425

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Балачак иленнән аерылабыз инде,
Безне алга дәшә гомер юллары.
Соңгы кыңгырау чыңлый никтер моңсу гына,
Сакланыр йөрәктә аның моңнары.
Кушымта:
Кайларга илтсә дә безне язмышлар,
Мәңге истә калыр мәктәп еллары.
Бергә белем алган дуслар, классташлар,
Ямьле балачакның шатлыклы җырлары.
Әле кайчан гына тәүге кабат атлап,
Килгән идек бергә белем иленә.
Күпме еллар үткән бер дә сизелмичә,
Алга дәшә юллар, күңел җилкенә.
Кушымта:
Ихлас рәхмәтебез бүген чиксез сезгә,
Тәрбия, белем биргән укытучылар.
Олы юлга дәшкән соңгы моңлы кыңгырау
Безнең күңелләрдә әле мең чыңлар.
Кушымта:

(27.05.2022)
МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ  БУ ҖЫРЫМ БАРЛЫК УКЫТУЧЫЛАРЫМА, БЕРГӘ БЕЛЕМ АЛГАН КЛАССТАШЛАРЫМА, КУРСТАШЛАРЫМА ҺӘМ УКУЧЫЛАРЫМА БАГЫШЛАНА.  erlar.
Около минуты