«Татар җиренең торышы, аның табигате һәм һавасының бүленеше турында»
Димәк, югарыда әйтелгән бу җир шәрыкның шундый бер өлешендә урнашкан ки, безнеңчә, анда шәрык төньяк белән тоташа. Аларның көнчыгышында — Кытайлар һәм Соланглар җире, көньягында — Саррациннар иле, көньяк-көнбатышында — Гуирлар җире, көнбатышында — Найманнар өлкәсе. Ә төньяктан Татар җире Океан диңгезе белән уратып алынган.
Бу җирнең бер өлеше бик таулы, икенче өлеше — киң тигезлек. Әмма туфрагының күпчелеге вак ташлы һәм каты, балчыклы урыннар сирәк очрый; нигездә ул комлы җирләрдән тора.
— Плано Карпини буенча (XIII гасыр)
Около минуты
2 дня назад