Найти в Дзене

Алтын Урданың икенче мәркәзе Сарай-Бәркә дә шул ук, Актүбәнең сулъяк ярында, Сарай-Батудан югарырак урнашкан булган. XIV йөздән калган язма чыганакларда нәкъ менә шушы Сарай телгә алына. Әл-Гомәри: «Сарай каласы Бәркә хан тарафыннан Туран (Идел) дәрьясы ярына салынган. Җире тозлак, ягъни тозлы туфрак (соланчак), дивар-мазар күренми. Патша яши торган сарай башына ике Мисыр кыйнтары авырлыгындагы яңа алтын ай менгереп куйганнар. Хан Сарае тирәсендә—төрле ошарлар, манаралар, аның әмирләре яшәгән йортлар. Мондый сарайда алар (ханнар) кыш үткәрәләр. Бу дәрья... Нил дәрьясыннан 3—4 тапкыр зуррактыр; анда зур каеклар йөзә, алар руслар һәм славяннар иленә баралар. Елга славяннар җиреннән башлана да. Ул, ягъни Сарай — олуг шәһәр; анда базарлар, мунчалар, диният биналары бар, анда товарлар килә...»


Равил Фәхретдинов
Алтын Урданың икенче мәркәзе Сарай-Бәркә дә шул ук, Актүбәнең сулъяк ярында, Сарай-Батудан югарырак урнашкан булган. XIV йөздән калган язма чыганакларда нәкъ менә шушы Сарай телгә алына.
Около минуты