Хаклык өчен шунысын да әйтергә кирәк, безгә кадәр килеп җиткән кайбер татарча хикәятләрдә һәм борынгы төрки-татар язмаларында Казан ханлыгы һәм хәтта аннан соңгырак чор татарлары турында сөйләгәндә еш кына «мөселманнар» дигән атама кулланыла. Бу, әлбәттә, этноним түгел, ә үзенә бер төрле дини термин, башка дин, төгәлрәк әйткәндә, христиан дине тоткан кешеләргә—кяферләргә каршы кую өчен әйтелгән атама. Шуңа күрә, бигрәк тә татарларны көчләп чукындырулар чорында барлыкка килгән милли әдәбиятта, «татар» исемен «мөселман» дип аерым басым ясап әйтү тулысынча аңлашыла, һәм ул, мөселманлыкны—ислам динен һәм мәдәниятен яклап, христианлаштыруга каршы урынлы протест булып яңгырый.
Равил Фәхретдинов
Около минуты
13 мая