Найти в Дзене

Сарай-Бату гаҗәеп зур бер шәһәр булып, ул заман өчен искиткеч киң—36 кв. км мәйдан били. Моны иңе 4, ә буе 9 чакрымлы итеп күз алдына китерергә була. Урта гасырлардагы каланы бүгенге күп катлы биналардан торган шәһәр белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Йортлар анда күбесенчә берәр генә катлы булып, фәкать хан һәм әмир-бәк сарайлары, мәчетләр, мавзолей-төрбәләр, кәрван-сарайлар, җәмәгать мунчалары гына зураеп, калкынып торганнар. Шәрык дөньясына хас булганча, базарлар шактый зур мәйдан биләгән. Аксөякләрнең шәһәр читендәге утарларын да онытырга ярамый. Җәмгысы бергә шактый зур мәйдан килеп чыга: Сарай чаклы зур кала Көнчыгыш Европада гына түгел, Көнбатышында да булмый.


Равил Фәхретдинов
Сарай-Бату гаҗәеп зур бер шәһәр булып, ул заман өчен искиткеч киң—36 кв. км мәйдан били. Моны иңе 4, ә буе 9 чакрымлы итеп күз алдына китерергә була.
Около минуты