2 подписчика
ҖИҢҮ ТАҢЫ
Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре
Кайгы-хәсрәт тулы яу ачысы
Телә һаман күпме бәгырьне.
Дүрт ел буе көткән Җиңү таңы
Һәркем өчен изге, кадерле.
Кушымта:
Һәр ел саен туар Җиңү таңы,
Киләчәккә өмет уятып.
Туган илебезнең якты күге
Тыныч булсын гына һәрвакыт.
Тәүге Җиңү көне әле дә истә,
Шатландырды бит ул барысын.
Һәрбер йөрәк кабатлады гүя —
Мондый сугыш бүтән булмасын.
Еллар аша моңсу хатирәдәй,
Искә төшә сугыш еллары.
Туган илгә җиңү алып кайткан
Курку белмәс кыз һәм уллары.
Источник: erlar.ru/node/3034
Около минуты
9 мая