Найти в Дзене

Мамадыш төбәгеннән чыккан СӘНГАТЬ ЭШЛЕКЛӘРЕ:


✅ЗАҺИДУЛЛА ЯРУЛЛИН (1888-1964):

–Беренче халык пианисты, күренекле композитор Кече Сен авылында туган. "Тукай маршы", "Колхозчылар җыры", "Авыл көе" һ.б. күп кенә әсәрләр авторы.

🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋

✅ФӘРИТ ЯРУЛЛИН (1914-1943):

–Талантлы композитор Казанда туа. Әтисенең туган авылы Кече Сендә еш була. Беренче татар балеты "Шүрәле"не иҗат итә. Күп кенә башка әсәрләре халык күңелендә яши.

🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋

✅МИРСӘЕТ ЯРУЛЛИН:

–Атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты. Кече Сен
авылында туа. Камера инструменталь әсәрләр, вокаль музыкасы, флейта һәм фортапиано өчен
сонатталар һәм "Кеше" араториясе авторы.

🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋

✅МИНГОЛ ГАЛИЕВ:

–Татарстанның халык артисты Иске Комазан авылында туган. КДПИның музыка факультетында укыта

🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋📃🖋

✅Георгий Ибушев:

–Татарстанның халык артисты, Владимир авылыннан.
Около минуты