Найти в Дзене

🚀🌌👨‍🚀


✅Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы семьясында туган.

✅1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин гитлерчылар башлаган сугыш аның укуын бүлә.

✅Сугыш тәмамланганнан соң, Гагарин семьясы Гжатск шәһәренә күчә.

✅15 яшендә Люберце шәһәрендә Ю.А.Гагарин ремесло училищесына укырга керә һәм урта белемне эштән соң укып ала.

✅1951 елда ул Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендәге мәктәпне тамамлый. Оренбург авиация училищесында белем алып, очучы теләге тормышка аша.

✅1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә.

✅1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә.

✅Гагарин “космик” очышка хәзерлекне космонавтларның беренче группасында башлый. Бик кызу әйләнешле центрифугада сынауларны, авырлыкны югалту очышы сынауларын ул уңышлы утә.

✅Космоска очуга ул бар көчен, бөтен вакытын биреп бик нык хәзерләнә. Ару – талуны белми, иптәшләренә булыша, ә иптәшләре аңа ярдәм итәләр. Һәркайсының космоска беренче булып очасы килә. Ләкин барысы да беренче булып Юрий Гагарин очар дип уйлый. Шулай була да.

✅Дәүләт камиссиясе аны билгели.Ул, моңарчы һич сыналмаган рейста берүзе очкан вакытта, беренче булып космик трасса ачуны өстеңә алуның никадәр җаваплы булуы турында уйлый. Җир йөзендәге барлык кешеләр алдында җаваплылык бит бу. Әмма космостан аның тавышы тыныч яңгырый:
- Очыш әйбәт бара.

✅Мин Җир горизонтын күрәм. Гаҗәеп матур яктылык! – ди ул.

✅Гагаринның корабле, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште.

✅Космик эра менә шулай башланды.
Кешеләрнең йолдызларга очу турында күп гасырлар буе килгән хыялы тормышка ашты.

✅Гагаринның батырлыгына бөтен планета таң калды. Аның исеме бик тиз бөтен дөньяга таралды. Гагарин космос герое була алды. Ә аның бу хыялы бала вакытында ук туа.
Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды.

✅27 нче март 1968 елныда Гагарин тәҗрибәле инструктор Владимир Серегин белән МИГ-15 истребителендә очканда, самолетта авария була һәм Владимир өлкәсендә җиргә төшеп шартлый.
🚀🌌👨‍🚀  ✅Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында колхозчы семьясында туган.
1 минута