Найти в Дзене
317 подписчиков

14 февральдә Татарстан Республикасында «Яшь мастер – 2026» регионара балалар чемпионатының төбәк этабы узды.


 Анда районыбызның башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләре катнашты.
 Яшь осталар 32 компетенция буенча көч сынашты.

 Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында:

 Зифа Хәкимова, «Күбәләк» балалар бакчасы
 Компетенция: «Ресторан сервисы» — 3 нче урын
 Педагог - Лилия Закирова

 Әскәр Салихов, «Кояшкай» балалар бакчасы
 Компетенция: «Медицина һәм социаль карау»
 «Үз эшенең профессионалы» номинациясе җиңүчесе
 Педагог - Эльвира Шәйхетдинова

 Әмир Шәрифуллин, «Карлыгач» балалар бакчасы
 Компетенция: «Ресторан сервисы»
 «Иң креатив» номинациясе җиңүчесе
 Педагог - Лариса Гыйләҗева

 Амелия Авзалова, «Миләшкәй» балалар бакчасы
 Компетенция: «Поварлык эше»
 «Җаваплылык һәм тәвәккәллек өчен» номинациясе җиңүчесе
 Педагог - Эльза Галиева

 Башлангыч сыйныф укучылары арасында:

 Иделия Шәймиева, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе
 Компетенция: «Поварлык эше» — 2 нче урын
 Педагог - Гөлнур Мирсалихова

 Ислам Кәримов, Мөслим гимназиясе
 Компетенция: «Отель администраторы»
 «Иң яхшы отель администраторы» номинациясе җиңүчесе
 Педагог - Рәсимә Пискунова

 Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.
1 минута