Найти в Дзене

ЭСТӘРЛЕ ЯШЬЛӘРЕ ҖЫРЫ


Татар халык көе
Марат Гобәйдуллин сүзләре

Әй, Эстәрле, Эстәрле,
Өстәлләре челтәрле.
Якын дуслар җыелып килгән,
Бер кич кенә җитәрме.

Ераклардан сез килгәнсез,
Урыныгыз булсын түрдән.
Сез дусларны сагыгып көттек,
Кайнар сәламнәр бездән.

Өстәл тулы сый-нигъмәтләр,
Барысын авыз итегез.
Сез дуслар белән күңелле,
Матур үтсен кичебез.

Уйнагыз, дуслар, гармуннар,
Сез матур уйнатасыз.
Уйнатасыз, җырлатасыз,
Күңелне юатасыз.

Дәртле бию көйләренә
Кушылып биеп алыйк.
Чәчәк кебек яшь гомернең
Кадерен белеп калыйк.

Без кушылып биегәндә
Дер селкенсен идәннәр.
Бик күңелле бәйрәмебез,
Җыен дуслар килгәннәр.

Безнең җырларга кушылсын
Бүген сайрар кошлар да.
Олы рәхмәт белдерәбез
Сез кадерле дусларга.

Җырладык та, биедек тә,
Матур үтте кичебез.
Гел очрашып торыйк дуслар,
Кунакларга килегез.

(25.01.2026)
ЭСТӘРЛЕ ЯШЬЛӘРЕ ҖЫРЫ  Татар халык көе Марат Гобәйдуллин сүзләре  Әй, Эстәрле, Эстәрле, Өстәлләре челтәрле. Якын дуслар җыелып килгән, Бер кич кенә җитәрме.
Около минуты