Найти в Дзене

2013 нче елның 13 нче гыйнварында кадерле дәү әниебез Гобәйдуллина Мәрьям Гыйният кызы вафат булды. Бу шигырем һәм көем аның изге рухына дога булып ирешсен иде. Амин. Дәү әни, без сине бик сагынабыз! Бигрәк тә балачакта җәйге каникул вакытларында Казан, Волжск шәһәрләренә, Чуваш иле, Кодаш, Каракүл авылларына сеңлем Алсуны да, мине дә кунакка алып йөрүләрең әле дә иң якты хатирәләрнең берсе булып күңел түрендә саклана. Син пешереп сыйлаган бик тәмле ризыкларның тәме әле дә тел очында кебек. Син теккән күлмәкләр, бәйләп кидергән бияләй, оекбашлар, шәлләр һаман да гүя синең күңел җылыңны саклый кебек. Яшь вакыттан авыру-сырхауларны еш кичерсәң дә, бер эштән дә курыкмагансың, сабыр, түзем булгансың. Гариплегеңнән кимсенеп яшәсәң дә, төшенкелеккә бирелмәгәнсең. Безнең өчен син иң үрнәк дәү әни булдың. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа! Ахирәт галәмендә Аллаһы Тәгалә сиңа җәннәт түрләре насыйп итсен. Амин.

КАДЕРЛЕ КЕШЕМӘ
Икәү бергә үткән сукмаклардан
Йөрим әле һаман моңланып.
Бергә чаклар инде артта калды,
Сизелмәде гомер узганы.
Төшләремә кереп юатсаң да,
Рәхмәт әйтер идем үзеңә.
Язмыш җилләреннән ышыкларга
Йөрәк җылың җитми күңелгә.
Чәчләреңә япкан ак яулыгың
Җылысын саклый гүя бүген дә.
Аклык, сафлык сөйгән изге күңелең
Мәңге яши йөрәк түрендә.
Сабый чактагыдый сөеп-назлап,
Чәчләремнән кабат сыйпа әле.
Йөрәк һаман сине сагынып көтә,
Күңелемнең моңсу бер мәле.
2013 нче елның 13 нче гыйнварында кадерле дәү әниебез Гобәйдуллина Мәрьям Гыйният кызы вафат булды. Бу шигырем һәм көем аның изге рухына дога булып ирешсен иде. Амин. Дәү әни, без сине бик сагынабыз!
1 минута