Найти в Дзене

ЯҢА ЕЛ ВАЛЬСЫ


Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Көтеп алган бүләк булып,
Бәйрәм килә Җиргә ел да.
Күңелләрдә шатлык тулы,
Яңгырый дәртле җырлар.

Кушымта:
Бәхет, куанычлар гына
Алып килсен Яңа еллар.
Имин булсын, озын булсын
Алдагы барыр юллар.

Яңа елның ап-ак кары
Бар дөньяны сафландырсын.
Йөрәкләргә өмет салып,
Һәркемне шатландырсын.

Кушымта:

Бәхетле, мул булсын тормыш
Газиз туган илебездә.
Шөкер итеп, сөенеп яшик
Һәр яңа көнебезгә.

Кушымта:

(26.12.2018)
ЯҢА ЕЛ ВАЛЬСЫ  Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре erlar.ru/...808  Көтеп алган бүләк булып, Бәйрәм килә Җиргә ел да. Күңелләрдә шатлык тулы, Яңгырый дәртле җырлар.
Около минуты